Анни Эрно

француз язучысы

Анни́ Эрно́ (фр. Annie Ernaux), тугач бирелгән исеме Анни́ Тере́з Бланш Дюше́н (фр. Annie Thérèse Blanche Duchesne); 1940 елның 1 сентябре, Франция, Лилльбонн) — француз язучысы, Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2022).

Анни Эрно
фр. Annie Ernaux

Тугач бирелгән исеме: Анни́ Тере́з Бланш Дюше́н
Туу датасы: 1 сентябрь 1940(1940-09-01) (83 яшь)
Туу урыны: Франция байрагы Франция, Лилльбонн
Ватандашлык: Франция байрагы
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1974—х. в.
Юнәлеш: проза
Жанр: роман
Иҗат итү теле: француз теле
Дебют: «Les Armoires vides» (1974)
Премияләр: Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2022)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 1 сентябрендә Лилльбоннда туган. Балачагы ата-анасы кечкенә кафе тоткан Ивето шәһәрендә (Нормандия) үткән. Руанда университет тәмамлагач, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә әдәбият укыта (Аннеси-ле-Вье һәм Понтуазда), аннары дистанцион укытуга күчә[1].

Иҗаты үзгәртү

Эрноның беренче романы "Les Armoires vides" 1974 елда басылып чыккан. Әсәрдә автобиографик мотивлар бар, бу алым язучының алдагы иҗатына да хас[2]. Аның барлык романнары да теге яки бу яктан биографиясенең эпизодларын: балачак, социаль карьера, кияүгә чыгу һәм ана булу, үз сексуальлеген ачу, аборт, күкрәк рагы, әнисенең авыруы һәм үлемен чагылдыра[2][3]. Буынның коллектив хәтеренә шәхси хатирәләр салынган Эрно романнары ― чорның чын хакыйкый дәлиле[2].

Язучы сүзләре буенча, ул традицион жанрлар кысаларында иҗат итми, ә үз-үзен белдерү формасын эзләүгә өстенлек бирә[4]. Аның күпчелек әсәрләре «Галлимар» нәшриятында басылган[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1984 ел — Ренодо премиясе – «La Place» романы өчен
  • 2008 ел — Маргерит Дюра премиясе (фр.) – «Les Années» романы өчен
  • 2008 ел — Франсуа Мориак премиясе – «Les Années» романы өчен
  • 2008 ел — Француз теле премиясе – тулаем иҗаты өчен
  • 2022 ел – Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясешәхси хәтернең тамырларын, читләшү хисен һәм коллектив чикләүне клиник кискенлек һәм батырлык белән ачып биргән өчен[6]

2014 елдан Сержи-Понтуаз университетының шәрәфле докторы.

Библиография үзгәртү

  • Les Armoires vides, Paris, Gallimard, 1974; Gallimard, 1984, ISBN 978-2-07-037600-1
  • Ce qu’ils disent ou rien, Paris, Gallimard, 1977; French & European Publications, Incorporated, 1989, ISBN 978-0-7859-2655-9
  • La Femme gelée, Paris, Gallimard, 1981; French & European Publications, Incorporated, 1987, ISBN 978-0-7859-2535-4
  • La Place, Paris, Gallimard, 1983; Distribooks Inc, 1992, ISBN 978-2-07-037722-0
  • Une Femme, Paris, Gallimard, 1987
  • Passion simple, Paris, Gallimard, 1991; Gallimard, 1993, ISBN 978-2-07-038840-0
  • Journal du dehors, Paris, Gallimard, 1993
  • La Honte, Paris, Gallimard, 1997[7]
  • Je ne suis pas sortie de ma nuit, Paris, Gallimard, 1997
  • La Vie extérieure : 1993—1999, Paris, Gallimard, 2000
  • L'Événement, Paris, Gallimard, 2000, ISBN 978-2-07-075801-2
  • Se perdre, Paris, Gallimard, 2001
  • L’Occupation, Paris, Gallimard, 2002
  • L’Usage de la photo, with Marc Marie, Paris, Gallimard, 2005
  • Les Années, Paris, Gallimard, 2008, ISBN 978-2-07-077922-2 [8]
  • L’Autre fille, Paris, Nil 2011 ISBN 978-2-84111-539-6
  • L’Atelier noir, Paris, éditions des Busclats, 2011
  • Écrire la vie, Paris, Gallimard, 2011
  • Retour à Yvetot, éditions du Mauconduit, 2013
  • Regarde les lumières mon amour, Seuil, 2014
  • Mémoire de fille, Gallimard, 2016
  • Hôtel Casanova, Gallimard Folio, 2020
  • Le jeune homme, Gallimard, 2022

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү