Аннели Отт (эст. Anneli Ott, 2 май 1976, Тарту, Эстон ССР ы) — эстон сәяси һәм дәүләт эшмәкәре. Эстониянең центристик фиркасе әгъзасе. 2021 елның 26 гыйнварынан Эстония мәдәният министры, элек — Эстония дәүләт идаралыгы министры (2020—2021), XIII һәм XIV чакырылыш Ригикоогу әгъзасы (2016-2020), Выру шәһәре мэры (2009—2010).

Аннели Отт
Туган телдә исем эст. Anneli Ott
Туган 2 май 1976(1976-05-02)[1] (47 яшь)
Тарту, Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Эстония
Әлма-матер Тарту университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Народный союз Эстонии[d][2], Социал-демократическая партия Эстонии[d][2] һәм Эстониянең Үзәк фиркасе[d][2]

 Аннели Отт Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Белеме һәм карьерасы үзгәртү

Аннели Отт Вырумаа шәһәренең Парксела урта мәктәбендә укый, 1994 елда белем ала. Ул 1999 елда Таллин университетының физик тәрбия факультетында «Хәрәкәте һәм спорт» һөнәре буенча югары белем ала, 2000 елда педагоглык һөнәре буенча өстәмә белем ала.

1993— 1994 елларда — Выру шәһәрендә кызыксынулар мәктәбе тренеры[3]

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

2005 елның 2 ноябреннән 2009 елга кадәр Эстон халык берлегенең әгъзасы булып тора.

Аннели Оттның сәяси карьерасы 2005 елда башлана, ул Эстон халык берлегенең вәкиле буларак, урындагы хакимлек органнарына сайлауларда Ласва улусы советына сайлана.

2009—2010 елларда Аннели Выру шәһәре мэры була.

2009 елның 9 августында Аннели Отт Эстониянең социал-демократик партиясенә керә, анда 2011 елның 25 апреленә кадәр була. 2011 елның 25 апрелендә Эстония центристик партияга керә. Вырумаада фирка бүлегенең башлыгы була.

2010 елдан алып 2015 елга кадәр Выру шәһәр җыелыш әгъзасы булып тора. 2014 елдан 2015 елга кадәр җыен рәисе вазифасын башкара.

2011-2014 елларда Таллиннда Нымме районы аксакалының урынбасары була.

Отт 2015 елда Рийгикогу сайлауларында Центристик фирка сафларында Выру, Валга һәм Пылва өязләрендә кандидатурасын куя, 1119 тавыш җыя, парламентка эләгә алмый. Ләкин 2015 елның 19 ноябрендә 13-нче чакырылыш Рийгикогу Прийт Тобалның запастагы әгъзасы булып сынала. Коррупция белән көрәштә махсус комиссия урынбасары була.

2019 елда сайлауларда шушы ук сайлау округында кандидатурасын куя, 1474 тавыш ала һәм парламент әгъзасы булып сайлана. Депутат буларак Аурупа Берлеге эшләре буенча комиссияне җитәкли.

2020 елның 25 ноябреннән 2021 елның 26 гыйнварына кадәр Юри Ратасның икенче хөкүмәтендә Эстониянең дәүләт белән идарә итү буенча министры булып тора[4].

2021 елның 26 гыйнварынан Отт Каи Каллас хөкүмәтендә Эстония мәдәният министры булып тора[5][6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.kul.ee/en/minister-culture-anneli-ott
  2. 2,0 2,1 2,2 Anneli OttCentre of Registers and Information Systems.
  3. Kes on tulevane riigihalduse minister Anneli Ott? (2020-11-24). 2020-12-25 тикшерелгән.
  4. Министр государственного управления Аннели Отт. 2020-12-25 тикшерелгән.(үле сылтама)
  5. Новое правительство Эстонии вступило в должность. 2021-01-26 тикшерелгән.
  6. Президент Эстонии утвердила новый состав правительства. ТАСС(26 января 2021).Дата обращения: 27 января 2021.