Анна Потапова
Анна Потапова, Анна Мөхәммәтҗан кызы Потапова (1950 елның 3 июне) ― Тыва Республикасы мәгариф ветераны, Россия Федерациясенең һөнәри-техник белем бирү отличнигы (1993), Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (2004), Тыва Республикасы Башлыгы киңәшчесе (2013 елдан). Тыва Республикасы Мәгариф һәм фән министры (2010-2011 елларда). 2017 елда Тыва татар-башкорт берләшмәсен оештыручыларның берсе.
Анна Потапова | |
---|---|
Туган телдә исем | Анна Мөхәммәтҗан кызы Потапова |
Туган | 3 июнь 1950 (74 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР → РФ |
Һөнәре | укытучы, министр, җәмәгать эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | Вконтакте |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТывага унбиш яшендә килә. Укытучылык буенча югары һөнәри белем алган. Кызыл шәһәрендә балалар бакчасында, интернат-мәктәптә, 14нче мәктәптә эшли. 1995 елдан 4нче һөнәри училище (хәзерге Тыва төзелеш техникумы) директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара[1]. Шул чорда Тыва парламентына (Югары Хуралга) депутат итеп күрсәтелә[2].
2010-2011 елларда Тыва Республикасы Мәгариф һәм фән министры сыйфатында Тыва мәгариф системасына җитәкчелек итә [3]. А. М. Потапова министр постында һөнәри белем бирү системасын модернизацияли, мәктәпләрне Интернет челтәренә тоташтыра, белем бирү процессын компьютерлаштыра башлый [4].
2013 елның 21 мартыннан ― Тыва Республикасы Башлыгының мәгариф буенча киңәшчесе [5].
Тыва татар-башкорт берләшмәсе
үзгәртү2017 елның 12 маенда А. М. Потапова Тыва татар-башкорт берләшмәсе коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасына нигез сала, юридик теркәлү уздыра, аның беренче җитәкчесе була [6] (2018 елдан «Тыва татарлары һәм башкортлары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Эльза Мөхтәбәр кызы Зиннәтова җитәкчелек итә [7]).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1990 – РСФСР мәгариф һәм фән министрлыгының һәм хезмәткәрләр профсоюзы Үзәк комитетының Мактау грамотасы
- 1993 – «Россия Федерациясенең һөнәри-техник белем бирү отличнигы» күкрәк билгесе
- 1998 – Тыва Республикасы Президентының Мактау грамотасы
- 2004 – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы
- 2010 – Тыва Республикасы Хөкүмәте рәисенең Мактау грамотасы
- 2015 – Россия һәм Тыва бердәмлегенең һәм Кызыл шәһәрен нигезләүнең 100 еллыгын билгеләп үтүче юбилей медале [8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тувинский строительный техникум. История школы, archived from the original on 2022-10-22, retrieved 2022-10-22
- ↑ Потапова Анна Мухамеджановна. Энциклопедия кандидатов
- ↑ Долаана Салчак. Новый состав правительства Тувы: перестановки и сюрпризы. Центр Азии, № 48 (3―9.12.2010)(рус.)
- ↑ Пути становления и развития Министерства образования и науки Республики Тыва. Журнал «Башкы», 08.11.2021(рус.)
- ↑ Указ Главы Республики Тыва от 21.03.2013 № 74. Сейчас.ру
- ↑ Потапова Анна Мухамеджановна (ИНН 170100716349)
- ↑ Зиннатова Эльза Мухтабаровна (ИНН 170103012929)
- ↑ Глава Тувы: Сплоченность является самым главным фактором, который даст нам возможность в очередной раз быть сильнее. Тува-Онлайн, 2.11.2015
Әдәбият
үзгәртү- Валерия Кан. Тувада күпме татар яши? «Гаилә һәм мәктәп», 2022 ел, № 10, 32-34нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Валерия Кан. Татары в Республике Тыва. Татарский Мир. Яндекс-Дзен, 11.12.2021(рус.)
- Анна Потапова, Кызыл. ВКонтакте.