Анна Донат
Анна Юлия Донат (маҗар. Donáth Anna Júlia; 1987 елның 6 апреле, Будапешт, Маҗарстан) — Маҗарстан сәяси эшлеклесе. Моментум Хәрәкәте партиясе вице-президенты. 2019 елдан Европа парламентының депутаты. «Европаны яңартып» сәяси төркем әгъзасы булып тора.
Анна Донат | |
---|---|
Туган | 6 апрель 1987 (37 яшь) Будапешт, Маҗарстан Халык Җөмһүрияте[d] |
Ватандашлыгы | Маҗарстан |
Әлма-матер | Гимназия имени Вереша Петера[d], Будапешт университеты[d], Амстердам үнивирситите[d] һәм Амстердамский свободный университет[d] |
Һөнәре | сәясәтче, социолог |
Сәяси фирка | Движение Моментум[d][1] |
Ата-ана |
|
Тормыш юлы
үзгәртүАнна Донат 1987 елның 6 апрелендә Маҗарстан башкаласы Будапештта Ласло Донат(Donáth László) һәм Ильдико Мунтаг (Muntag Ildikó) гаиләсендә туа[2]. Ул өч абыйның һәм апаның иң кечесе. Әтисе Ласло Донат — пастор һәм Маҗарстан Социалистик партиясеннән Милли җыелышның элеккеге әгъзасы[3]. Аның әтисе ягыннан бабасы, Ференц Донат (Donáth Ferenc), юрист һәм 1956 елда Маҗарстан күтәрелеше вакытында Маҗарстан Социалистик эш партиясе Үзәк Комитетының өч секретаренең берсе була[4].
Будапештның Бекасмегьер районында Вереш Петер исемендәге гимназияне тәмамлаган. Будапешт университетында социологияне өйрәнгән, Амстердам университетында миграция һәм этник тикшеренүләрне өйрәнгән. Укуны тәмамланганнан соң Европа комиссиясендә стажировка уза, аннары, мигрантларга ярдәм итүче Menedék хөкүмәтнеке булмаган оешмасында проект менеджеры булу өчен, Маҗарстанга кайта. 2016 елда яшьләр Моментум Хәрәкәтенә кушыла һәм 2018 елның июнендә партиянең вице-президенты була. Донат 2018 елда Маҗарстанда Парламент сайлауларында кандидат була, анда партия бер парламент урынын да ала алмый.
2018 елның декабрендә ул эш сәгатеннән тыш сәгатьләрнең кискен артуын аңлаткан «коллык законы» дип аталган хезмәт законнарын үзгәртүгә каршы массакүләм протестларда катнаша[5]. Протест акциясе вакытында тоткарлана.
2019 елгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча Европа парламенты депутаты итеп сайлана. Моментум Хәрәкәте партия исемлегендә икенче була һәм Каталин Чех белән бергә сайлана. 2019 елның 29 маенда «коллык турында» законга каршы протестлар турындагы эш буенча суд эзәрлекләвеннән саклаучы депутат кагылгысызлыгыннан баш тарта[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Национальное собрание Венгрии Parliamentary Information System
- ↑ Anna Júlia Donáth. European Parliament.
- ↑ Donáth László. National Assembly.
- ↑ McLaughlin, Daniel. New generation taps Hungary's protest tradition to take on Orbán, The Irish Times (24 December 2018).
- ↑ Коваль, Илья (2018-12-22). В Венгрии не утихают протесты против «закона о рабстве». Deutsche Welle.
- ↑ Lemond mentelmi jogáról Donáth Anna (маҗар.), Heti Világgazdaság (30 May 2019).