Анита Экберг
Туган телдә исем швед. Anita Ekberg
Туган 29 сентябрь 1931(1931-09-29)[1][2][3][…]
Малмө[4][1]
Үлгән 11 гыйнвар 2015(2015-01-11)[1][3][5][…] (83 яшь)
Рокка-ди-Папа, Рим[d], Лацио (төбәк), Италия[1][4]
Үлем сәбәбе авыру
Күмү урыны Skanör old cemetery[d][6][7]
Ватандашлыгы  Швеция
Әлма-матер Malmö Borgarskola[d] һәм Q89903266?
Һөнәре актёр, фотомодель, киноактер, матурлык бәйгесендә катнашучы
Җефет Энтони Стил[d][6] һәм Рик Ван Наттер[d][6]
Ата-ана

 Анита Экберг Викиҗыентыкта

Анита Экберг (швед. Kerstin Anita Marianne Ekberg; 29 сентябрь 1931 ел, Мальме — 11 гыйнвар 2015 ел, Рокка-ди-Папа) — актриса һәм швед фотомоделе. Ул Федерико Феллининың 1960 елдагы «Татлы тормыш» фильмында Сильвия роле белән билгеле.[8][9].

Биографиясе үзгәртү

Керстин Анита Марианне Экберг Швециянең көньягында Мальме шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Яшүсмер чагында модель бизнесы белән шөгыльләнә башлый һәм 1950 елда, анасының таләбе буенча, «Швеция сылуы» конкурсында катнаша һәм җиңү яулый. Тиздән АКШ-ка юллана, анда «Җиһан сылуы» конкурсында катнаша.Призлы урыннар яуламаса да, Экберг «Universal» киностудиясе белән килешү төзи. 1953 елда драма буенча, ораторлык сәнгате һәм инглиз теленнән берничә дәрес алгач, Экберг Голливудта «Эббот һәм Костелло Марска китә» комедиясендә беренче тапкыр чыгыш ясый, анда зур булмаган стражник ролен башкара.

Алдагы елларда Экберг реклама һәм модель бизнесында күп хезмәт итә. 1955 елда Джон Уэйндның «Канлы аллея» дип аталган маҗаралы фильмда катнаша. Бу роль актрисага «Хатын-кыз арасында өметле яңа кеше» номинациясендә «Алтын глобус» китерә. Экберг Дин Мартин һәм Джерри Льюис белән «Рәссамнар һәм модельләр» (1955) һәм «Голливуд яки югалу»(1956) дигән ике комедиядә катнаша. 1956 елда Видор Кингның эре масштаблы «Сугыш һәм солых» эпик картинасында Элен ролен башкара, фильм төшерү Рим шәһәрендә үтә. Шул ук елда «RKO» студиясе актрисаны «Мәңгелектән» драмасына төп рольне башкарырга чакыра.

Экбергның Голливудтагы башка билгеле рольләре «Париж бәйрәме» (1958), «Кычкыручы хатын-кыз» (1958) картиналарында була.

Кино тарихына Экберг Федерико Феллининың сатирик «Татлы тормыш» фильмында суперйолдыз ролен башкаруы аркасында килеп керә, режиссер соңрак аны «Бокаччо-70» (1962), «Клоуннар» (1971) һәм «Интервью» (1987) фильмнарында төшерә.

Шәхси тормышы үзгәртү

1950 еллар башында Швециядән чыгып киткәч, Экберг туган иленә сирәк кайта, нәтиҗәдә Рим янындагы Дженцано-ди-Ромалада төпләнә. Актриса ике тапкыр кияүдә була. Актерлар Энтони Стил (1956-1959) һәм Рик ван Наттер (1963-1975) белән ике никахы да аерылышу белән тәмамлана.

2009 елның җәендә Дженцано-ди-Ромада өендә егылганнан соң, Рим клиникасының нейрохирургик бүлекчәсенә хастаханәгә эләгә. Аннары, саулыгы яхшырса да, табибларның күзәтүе астында була[10].

2011 елда Экберг оча сөяген сындыра һәм берничә ай Римминида клиникада ята. Даруханәдән чыккач, Феллини Фондына финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итә, чөнки үзе өйдә булмаганлыктан, өе талауларга дучар була һәм янгыннан зыян күрә[11].

Гомеренең соңгы елларын Экберг үзенең йортында, дүрт эте белән бергә, кешеләр арасына сирәк чыгып, ялгызлыкта үткәрә. 2005 елда швед журналисты белән булган бер интервьюсында ул Швециядә җирләнергә теләвен әйтә[12].

Анита Экберг 2015 елның 11 гыйнварында 83 яшендә Италиядә Сан-Рафаэлле клиникасында үлеп кала. Медицина экспертлары әйтүенчә, аның үлеме озакка сузылган авырудан соң өзлегүләрдән була[13].

Бүләкләре үзгәртү

  • 1956 — Алтын глобус — «актрисаның иң яхшы дебют өчен»

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 http://www.repubblica.it/spettacoli/cinema/2015/01/11/news/morta_anita_ekberg-104708316/
  2. Internet Movie Database — 1990.
  3. 3,0 3,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Deutsche Nationalbibliothek Record #118688502 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. アニタ・エクバーグさんが死去 女優日本経済新聞社, 2015.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Kerstin Anita Marianne Ekberg1931-09-29 — 2015-01-11Skådespelare, fotomodell
  7. 7,0 7,1 Find A Grave — 1996.
  8. Cinema sex-symbol Anita Ekberg dies aged 83 / Deutsche Welle
  9. Anita Ekberg, International Screen Beauty, Dies at 83 / The New York Times By ANITA GATES JAN. 11, 2015
  10. «Film icon falls on hard times» 2015 елның 8 декабрь көнендә архивланган., New Zealand Herald, 24 December 2011.
  11. «Dolce Vita diva Ekberg appeals for help», Zee News (India), 23 December 2011.
  12. «La dolce Anita turns 75» 2006 елның 3 декабрь көнендә архивланган. Aftonbladet 5 October 2006 (швед.)(швед.)
  13. Anita Ekberg, International Screen Beauty and Fellini Star, Dies at 83, New York Times, January 11, 2015.

Сылтамалар үзгәртү

  • Анита Экберг (инг.) TV.com сайтында