Андрей Стржедзиньский

Стржедзиньский Андрей Осипович, шулай ук Стржедзинский Адольф Осипович (пол. Adolf Strzedziński (18231882) — Россия анатом,ы ветеринар һәм педагог, Казан ветеринария институтында анатомиянең ординар профессоры.

пол. Adolf Strzedziński
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Russian Empire (black-yellow-white).svg Россия империясе[1]
Туу датасы 1823[1]
Туу урыны Ломжа гөбернәсе, Польша патшалыгы[d], Россия империясе[1]
Үлем датасы 1882[1]
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия империясе[1]
Һөнәр төре анатым, байтар, укытучы
Эшчәнлек өлкәсе Ветеринария[1] һәм хайваннар анатомиясе[d][1]
Эш урыны Санкт-Петербург дәүләт ветеринария медицинасы академиясе[d][1] һәм Казан ветеринария институты[1]
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт ветеринария медицинасы академиясе[d][1]
Гыйльми дәрәҗә профессор[1]
Академик дәрәҗә магистр[d][1]
Фәнни җитәкче Всеволод Иванович Всеволодов[d][2]

БиографиясеҮзгәртү

Андрей Осипович Стржедзиньский 1823 елда Поляк Патшалыгы Ломжа губернасында туган. 1850 елда, Император медицина-хирургия академиясе карамагында булган Ветеринария институтында (хәзер Санкт-Петербург дәүләт ветеринария медицинасы академиясе) курсны тәмамлагач, күпмедер вакыт аның клиникаларында эшли һәм 1851 елда прозектор ярдәмчесе һәм икенче дәрәҗәдәге ветеринария фәннәре укытучысы итеп билгеләнә[3].

1855 елда «О чесоточном клеще» темасына диссертация яклый һәм ветеринария фәннәре магистры дәрәҗәсенә лаек була, А.О. Стржедзиньский прозектор билгеләнә һәм шул вакыттан башлап төп ветеринария предметларының берсе — йорт хайваннарының физиологик һәм патологик анатомиясен укыта башлый. Ветеринария бүлеге буенча алга таба хезмәт итү дәвамында Император медицина-хирургия академиясендә, ул, моннан тыш, фармакология, рецептура һәм экстерьер укый, ә буш вакытларында төрле губерналарга эпизоотяләр белән көрәш өчен берничә тапкыр бара[4].

1867 елның 11 ноябрендә Стржедзиньский дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнә, ә 1875 елның 26 декабрендә гамәлдәге дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсен ала[5][6].

1866 елдан 1871 елга кадәр Андрей Осипович Стржедзиньский җәен чит илдә үткәрә һәм Көнбатыш Европаның иң яхшы университет шәһәрләренең анатомик кабинетлары белән яхшы танышырга өлгергән[7].

1874 елда Стржедзиньский А.О. Казан ветеринария институтына ординар профессор итеп билгеләнә, анда фәкать аның шәхси хезмәте белән генә диярлек камилләштерелгән приборлар һәм шул заманның иң яхшы препаратлары белән җиһазландырылган бик яхшы анатомия кабинеты төзелә. Үзенең төп предметын, хайваннарның анатомиясен, Стржедзиньский институтта 1881 елга кадәр укый, ул вакытта сәламәтлеге начар булу сәбәпле отставкага чыга; гомеренең соңгы елын башкалада яши[8].

Стржедзиньский үзенең диссертациясеннән тыш түбәндәге хезмәтләрне чыгара: «О холере птиц» («Военно-медицинский журнал», 1859), «Анатомия домашних животных и дворовых птиц» (часть І) һәм «Аппарат движения» (1862). Соңгы эше өчен аңа Император медицина-хирургия академиясе тарафыннан рәхмәт белдерелә[4].

Хезмәт итү дәверендә 3 нче дәрәҗә Изге Анна (1863), 2 нче дәрәҗә Изге Станислав (1866) һәм соңгысына (1871) император таҗына лаек була. Шулай ук «В память войны 1853—1856» медале белән бүләкләнә[9][10].

Андрей Осипович Стржедзиньский 1882 елда Санкт-Петербург шәһәрендә вафат була.[4].

Стржедзиньский укучысы Александр Силыч Измайлов (1833-1901) дәреслек һәм Лейзеринг атласы (1870) бастырып чыгара һәм хайваннар скелетының берничә тикшеренү башкара[11].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 Стржедзиньский, Андрей Осипович // Русский биографический словарь / мөхәррир А. А. ПоловцовСПб: 1909.
  2. КОАДЖ
  3. П. Г—ч.Стржедзиньский, Андрей Осипович. Русский биографический словарь: в 25 томах.— СПб.М., 1896—1918.
  4. 4,0 4,1 4,2 П. Г—ч. Русский биографический словарь : в 25-ти томах.
  5. Список гражданским чинам военного ведомства первых пяти классов, по старшинству. Исправлено по 1 января. — СПб., 1874. — С. 226.
  6. Список гражданским чинам четвертого класса. Исправлен по 20 января 1881 года. — СПб., 1881. — С. 678.
  7. П. Г—ч.Стржедзиньский, Андрей Осипович. Русский биографический словарь: в 25 томах.— СПб.М., 1896—1918.
  8. П. Г—ч.Стржедзиньский, Андрей Осипович. Русский биографический словарь : в 25 томах.— СПб.М., 1896—1918.
  9. Список гражданским чинам военного ведомства первых пяти классов, по старшинству. Исправлено по 1 января. — СПб., 1874. — С. 226.
  10. Список гражданским чинам четвертого класса. Исправлен по 20 января 1881 года. — СПб., 1881. — С. 678.
  11. Краткий очерк анатомии домашних животных

ЛитератураҮзгәртү

  • Гуревич П. М. Стржедзиньский, Андрей Осипович // Русский биографический словарь : в 25 томах. — СПб.—М., 1896—1918.
    • Богданов А. «Материалы для истории научной и прикладной деятельности в России по зоологии и соприкасающимся с нею отраслям знания, преимущественно за 1850—1888 г.», том II, лист 23 (портрет Стржедзиньского на таблице XXVI 3-го тома), в «Известиях Императорского общества любителей естествознания, антропологии и этнографии состоящем при Императорском Московском университете», том LVII.