Бочкор Андреа Гейзовна (венгр Andrea Bocskor; 11 август 1978, Берегово, Карпат аръягы өлкәсе) — венгр сәясәтчесе. «Фидес — Венгрия берлеге гражданнары» партиясенән Европа парламенты депутаты (2014 елдан алып). Карпат аръягындагы венгр халкының мәнфәгатен яклый. Береговода (Карпат аръягы өлкәсе) яши. Венгр, инглиз, рус һәм украин телләрен белә[1].

Андреа Бочкор
Туган телдә исем маҗар. Bocskor Andrea
Туган 11 август 1978(1978-08-11) (46 яшь)
Береһове, Карпат арты өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Маҗарстан
 Украина
Әлма-матер Закарпатский венгерский институт[d] һәм Будапешт университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, университет профессоры
Сәяси фирка Фидес — Венгерский гражданский союз[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (2013)

 Андреа Бочкор Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Бочкор Андреа Гейзова 1978 елның 11 августында Карпат аръягы өлкәсе Береговада туган. Карпат аръягын венгр институтының филология бүлеген «инглиз теле» һөнәре буенча тәмамлый (2002). Аннары, Будапешт университетында укый. Ференц Ракоци II исемендәге Карпат аръягындагы Венгрия институтында укыту белән шөгыльләнә[1]. 2013 елда Украина Фәннәр милли академиясенең Украина тарихы институтында диссертация яклап, тарих фәннәре докторы булып китә[2].

2014 елда «Фидес — Венгр берлеге гражданнары» исемлеге буенча Европа парламентына депутат итеп сайлана. Бочкор Европа парламентының тарихта Украина гражданлыгына ия булган беренче вәкиле булып тора. Европа парламентында Бочкор Карпат аръягының венгр общиналары проблемалары белән шөгыльләнә[3]. 2014 елның августында Украинаның «Азатлык» партиясеннән халык депутаты Тарас Осауленко Украинаның хәвефсезлек хезмәтенә Бочкорның «шпионлыгына» карата эшчёелеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итә[4]. 2019 елда Бочкор Европарламентка кабаттан әгъза итеп сайлана[1]. Бочкор мәглүмәтләре 2020 елда «Тынычлык урнаштыручы» сайты базасына кертелә. Моннан соң Венгриянан Еврокомиссар Оливер Варгей Украина-ЕС Ассоциациясе советы утырышында Украина ягыннан «Тынычлык урнаштыручы» сайтының эшчәнлеген туктатуны таләп итә[5].

Искәрмәләр

үзгәртү