Андраш Бодроглигети
Андраш Бодроглигети (1925 елның 5 августы, Тисайгар, Маҗарстан — 2017 елның 6 декабре, Фолс-Чёрч, Вирджиния) — маҗар килеп чыгышлы Америка тюркологы һәм филологы булган.
Андраш Бодроглигети | |
---|---|
Туган | 5 август 1925[1] Tiszaigar[d], Тисафюред яраш[d], Яс-Надькун-Сольнок[d], Маҗарстан[1] |
Үлгән | 2017[2] Фолс-Черч, Виргиния, Америка Кушма Штатлары[3] |
Ватандашлыгы | Маҗарстан Америка Кушма Штатлары |
Һөнәре | телбелгеч, төркиятче, университет профессоры |
Эш бирүче | Лос-Анджелестагы Калифорния университеты[d][4] һәм Будапешт университеты[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүАндраш Бодроглигети магистр дәрәҗәсенә 1957 елда, ә фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә 1963 елда ирешкән. 1967 елда ул АКШ-ына күчкән, анда ул Лос-Анджелеста, Калифорния Университетында 30 ел буена тюркология профессоры булган. 1978 елдан 1981 елга кадәр ул Якын Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре институты рәисе вазифасын башкарган. 1985 елда ул Гуггенһайм премиясен алган һәм соңыннан шул ук Лос-Анджелес Университетында Дҗон Д. Соупер Үзәк Азия тел институтын нигезләгән. Ул шулай ук Будапештта Этвеш Лоранд Университеты профессоры булган һәм Маҗарстан чит илләр министрлыгы һәм Маҗарстан кораллы көчләре өчен тәрҗемәче буларак хезмәт иткән. Ул 39 телдә һәм диалектта иркен сөйләшә алган.
Бодроглигетиның төп өйрәнү пунктлары булып Үзәк Азиянең мәдәни тарихы һәм шулай ук карлук телләре, беренче чиратта чагатай һәм үзбәк телләре булган. Соңрак ул Сәйф-и-Сараиның Харәзм төркичәсендә Гөлстан-би-т-төркиен инглизчәгә тәрҗемә иткән.
Эшләре (сайланган)
үзгәртү- A Grammar of Chagatay. LINCOM EUROPA, München 2001, ISBN 389586563X.
- An Academic Reference Grammar of Modern Literary Uzbek. Vol. I. Lincom, München 2003, ISBN 9783895866944.
- An Academic Reference Grammar of Modern Literary Uzbek. Vol. II. Lincom, München 2003, ISBN 9783895867101.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 PIM authority
- ↑ Record #61669820 // VIAF — [Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
- ↑ 3,0 3,1 https://terebess.hu/keletkultinfo/lexikon/bodrogligeti.html
- ↑ https://nelc.ucla.edu/the-chairs-of-nelc/#AndrasBodrogligeti19781981