Анджей Стенкала (пол. Andrzej Stękała; 1995 елның 30 июне, Закопане, Польша) — Поляк трамплиннан сикерүче.

Анджей Стенкала
Туган 30 июнь 1995(1995-06-30) (28 яшь)
Закопане[d], Новосонченское воеводство[d], Польша
Ватандашлыгы  Польша
Һөнәре тырамплиннән сикерүче
Спорт такымы әгъзасы AZS Zakopane[d]

 Анджей Стенкала Викиҗыентыкта

Спорт карьерасы үзгәртү

Анджей Стенкала Халыкара чаңгы спорты федерациясе(рус.) (ФИС) эгидасы астында трамплиннан сикерү буенча халыкара ярышларда 18 яшендә дебют ясый: 2013/14 сезонында ул ФИС Кубогының 4 этабында катнаша, ике тапкыр топ-30га эләгә. 2014 елда җәйге Континенталь кубокта катнаша һәм икенче этапта 16 нчы булып, беренче кубок очколарын ала.

2014/15 сезонда Стенкала даими рәвештә ФИС Кубогы этапларында чыгыш ясый, анда дүрт җиңү яулый, тагын өч тапкыр приз өчлегенә керә, ә сезон нәтиҗәләре буенча гомуми зачётта җиңүче була[1]. 2015 елның 14 мартында Түбән Тагилда икенче булып, Континенталь кубок ярышлары кысаларында беренче тапкыр мактау пьедесталына күтәрелә[2].

2015 елның 11 декабрендә Ренада 2015/16 сезонының Континенталь кубогының беренче стартында җиңү[3] һәм шунда ук ике көннән соң икенче урын алу[4] Стенкалага Дөнья Кубогында катнашу өчен Польшаның төп командасына керергә мөмкинлек бирә[5]. 19 декабрьдә үзе өчен дебют чыгышта ул 27 нче урынны ала, шулай ул беренче кубок балларын ала[6]. 2016 елның гыйнварыннан даими рәвештә Дөнья Кубогында катнаша, кагыйдә буларак, өченче унлыкта нәтиҗәләр күрсәтә. 2016 елның 23 гыйнварында, Польша өчен Мацей Кот, Стефан Хулей һәм Камиль Стох белән чыгыш ясап, команда ярышларында өченче була[7].

Алдагы елларда Стенкала нәтиҗәләре шактый начарлана: 2016/17 сезонында ул Континенталь кубокта 24 нче урынынны гына ала, 2017/18 сезонда бердәнбер очколарын ФИС Кубогында гына җыя, 2018/19 сезонында берничә тапкыр Континенталь кубок этапларында иң яхшы унлыкка керә, ике тапкыр Чайковски шәһәрендә узган соңгы стартларда икенче була.

2020/21 сезон башланыр алдыннан Стенкала янәдән Дөнья Кубогы ярышларында катнашу хокукын ала. Пётр Жила, Камиль Стох һәм Давид Кубацкий белән ул ике тапкыр — 16 гыйнварда Закопанеда[8] һәм 23 гыйнварда Лахтида[9] — команда ярышларында көмеш призёр була, ә 13 февральдә Дөнья Кубогы кысаларында беренче шәхси медаль яулый — Закопанедан Чжанцзякоуга күчерелгән этапта көмеш медаль яулый[10].

2020 елның декабрендә чаңгыда очу буенча дөнья чемпионатында катнаша һәм 10 нчы урынны ала[11]. 2021 елның февраль-март айларында үзе өчен дебют дөнья чемпионатында нормаль трамплиннан сикерүдә — 30 нчы[12], зур трамплиннан сикерүдә — 21 нче була[13], шулай ук Пётр Жила, Камиль Стох һәм Давид Кубацкий белән бергә команда ярышларында бронза медаль яулый[14].

Казанышлар үзгәртү

Чаңгы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты үзгәртү

  • 2021
    • Нормаль трамплин. Шәхси ярышлар — 30 нчы урын;
    • Зур трамплин. Шәхси ярышлар — 21 нче урын;
    • Зур трамплин. Команда ярышлары — 3 нче урын.

Чаңгыда очу буенча дөнья чемпионаты үзгәртү

  • 2020
    • Шәхси ярышлар — 10 нчы урын;
    • Команда ярышлары — 3 нче урын.

Трамплиннан сикерү буенча Дөнья Кубогы үзгәртү

Сезон нәтиҗәләре

Сезон Яшь Гомуми зачёт Чаңгыда очышлар исәбе Дүрт трамплин турнесы
2016 20 34 31 51
2019 23 позиция юк
2020 24 позиция юк
2021 25 16 17 6
  • Шәхси ярышлар
Сезон Дата Үткәрү урыны Дисциплина Урын
1 2020/21 13 февраль 2021   Закопане, Польша Зур трамплин: 140 м шәхси ярышлар 2
  • Команда ярышлары
Сезон Дата Үткәрү урыны Дисциплина Команда буенча партнёрлары Урын
1 2015/16 23 гыйнвар 2016   Закопане, Польша Зур трамплин: 134 м команда ярышлары Мацей Кот,
Стефан Хуля,
Камиль Стох
3
2 2020/21 16 гыйнвар 2021   Закопане, Польша Зур трамплин: 140 м команда ярышлары Пётр Жила,
Камиль Стох,
Давид Кубацкий
2
3 2020/21 23 гыйнвар 2021   Лахти, Финляндия Зур трамплин: 130 м команда ярышлары Пётр Жила,
Камиль Стох,
Давид Кубацкий
2

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Historyczny sukcesskoczka z Dzianisza (2015-02-23). 2021-05-01 тикшерелгән.
  2. Победа Анже Семенича в Нижнем Тагиле (2015-03-14). 2021-05-01 тикшерелгән.
  3. Paweł Stawowczyk (2015-12-11). Andrzej Stękała wygrywa w Renie. 2021-05-01 тикшерелгән.
  4. Stefan Leśniowski (2015-12-13). Stękała w gazie. 2021-05-01 тикшерелгән.
  5. Andrzej Stękała zadebiutuje w Pucharze Świata! (2015-12-14). 2021-05-01 тикшерелгән.
  6. Andrzej Mysiak (2015-12-19). PŚ Engelberg: Prevc przed Prevcem, trzech Polaków z punktami. 2021-05-01 тикшерелгән.
  7. Poland third at Ski Jumping World Cup (2016-01-24). 2021-05-01 тикшерелгән.
  8. Piotr Majchrzak (2021-01-17). Kibic wywołał uśmiech na twarzy Stękały. "Usiadłem na belce i usłyszałem dźwięk spoza Wielkiej Krokwi". 2021-05-01 тикшерелгән.
  9. Michal Doleżal podjął decyzję! Znamy skład Polaków na konkurs drużynowy (2021-01-23). 2021-05-01 тикшерелгән.
  10. "Yabba-Dabba-Doo!" Andrzeja Stękały po sukcesie w Zakopanem (2021-02-13). 2021-05-01 тикшерелгән.
  11. Piotr Majchrzak (2020-12-12). Największy wygrany polskiej kadry w Planicy! Wielki smutek, a po chwili eksplozja radości. 2021-05-01 тикшерелгән.
  12. Sebastian Parfjanowicz (2021-02-28). MŚ w Oberstdorfie. Andrzej Stękała: liczę, że skoki na dużej skoczni będą bardziej satysfakcjonujące. 2021-05-01 тикшерелгән.
  13. Krzysztof Sobczak (2021-03-05). Stefan Kraft mistrzem świata na dużej skoczni w Oberstdorfie. Żyła tuż za podium. 2021-05-01 тикшерелгән.
  14. Oberstdorf 2021: wielkie emocje w walce drużyn. Biało-czerwoni spisali się na medal (2021-03-06). 2021-05-01 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү