Амур (кунакханә)
«Амур» кунакханәсе, яки Юнысовларның табыш китерүче йорты — XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Казанда эшләгән кунакханә. Республикакүләм әһәмияткә ия татар архитектурасы истәлеге. Инкыйлабка кадәр кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре яшәгән яки тукталган. 1912-1918 елларда «Кояш» газетасы мөхәрририяте урнашкан булган.
Истәлекле урын | |
«Амур» кунакханәсе
| |
Кунакханәнең Мәскәү урамыннан күренеше | |
Урын | Казан: Мәскәү урамы, 70 |
Лаихә авторы | П.Е. Аникин (архитектор) |
Төп даталар: | |
Халәт | Республикакүләм әһәмияткә ия мәдәни мирас |
[[:commons:Category: Amur Hotel building (Kazan) Викиҗыентыкта|«Амур» кунакханәсе]] Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртү1864 елда сәүдәгәрләр Исхак һәм Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысовлар акчасына архитектор Павел Евграф улы Аникин (1827-1890) проекты буенча Казан шәһәренең түбәнге өлешендә, Кабан күленә якын урында, элекке Печән базары мәйданы янында төзелгән. Печән базары мәчетен параметры буенча әйләндереп алган «Болгар» номерлары, Апаков номерлары, Кәрәван-сарай белән бер рәттә тора.
Инкыйлабка кадәр төрле елларда әлеге кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре (Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б.) яшәгән яки тукталган. 1912-1918 елларда көндәлек татар «Кояш» газетасы мөхәрририяте урнашкан булган.
Инкыйлабтан соң бинада Таткниготоргның 21нче санлы китап кибете урнаша.
XXI гасыр башында бина ASG ширкәтенә тапшырыла[1]. Төзәтү эшләре беткәч, бинада янәдән кунакханә ачу күзаллана.
Бина
үзгәртүXX гасыр башы кунакханәләре өчен эчке ишегалды, келәтләре, беренче катында кибетләре белән төзелгән бина үрнәге. Кирпечтән өч катлы итеп модерн стилендә төзелгән. Планы буенча фасадка перпендикуляр төшкән параллелограммны хәтерләтә. Икенче, өченче катларда — торак бүлмәләр. Төп фасадта кулланылган бизәкләрдә ныклы симметрия сакланган. Өченче кат тәрәзәләре, дүртешәрләп, өстән кирпеч пояс белән берләштерелгән.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүКазанның истәлекле урыннары | ||