Альберт (күл)
Альберт (ингл. Lake Albert) — Көнчыгыш Африкадагы күл.
Альберт | |
Күлгә коючы елгалар | Семлики[d], Нкуси[d] һәм Музизи[d] |
---|---|
Күлдән ага торган елгалар | Ак Нил |
Су җыю бассейны | Нил бассейны[d] |
Объектның бассейны илләре | Конго Демократик Республикасы |
... хөрмәтенә аталган | Альберт Саксен-Кобург-Готский[d] |
Дәүләт |
Уганда Конго Демократик Республикасы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 619 метр |
Озынлык | 160 km |
Киңлек | 30 km |
Вертикаль тирәнлек | 58 метр |
Мәйдан | 5270 км² |
Күләм | 132 000 гектометр кубический |
Альберт Викиҗыентыкта |
География
үзгәртүУганда һәм Конго Демократик Республикасы чигендә, Көнчыгыш Африка рифт үзәнендә урнашкан. Угандада — Ньянца (ингл. Nyanza) Конгода (Заирда) 1973—1997 елларда президент Мобуту хөрмәтенә Мобу́ту-Се́се-Се́ко (фр. Mobutu Sese Seko) дип аталган.
Диңгез биеклеге - 615 м. Мәйданы — 5300 км², иң зур тирәнлеге — 58 м.
Яр буйлары аз ергаланган, башлыча текә; күл төбе җәенке. Альберт күлендә Семлики (Эдуард күленнән чыга) һәм Виктория-Нил (Виктория күленнән чыга) елгалары коя, Нил (Ак Нил) инешләренең берсе Альберт-Нил күлдән чыга. Күлнең көньяк өлеше, Семлики койган урын бик нык сазланган. Күлдән көньяктарак Рувензори сырты урнашкан, ә төньяк-көнбатыш яр буйларында Зәүгәр таулар күтәрелә.
Өске катламында су температурасы 30 °C ка кадәр барып җитә.
Күл балыклы (40 төрдән күбрәк: нил алабугасы, юлбарыс балыгы һ. б.). Суднолар йөрешле; төп портлары — Бутиаба (Уганда) һәм Касеньи (Конго ДР).
1864 елда инглиз сәяхәтчесе Сэмюэл Уайт Бейкер тарафыннан ачыла һәм Британия королевасы Викториянең тормыш иптәше Альберт Саксен-Кобург-Готлы хөрмәтенә атала.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Географический энциклопедический словарь: Географические названия / Гл. ред. А. Ф. Трешников; Ред. ко.: Э. Б. Алаев, П. М. Алампиев, А. Г. Воронов и др. — М.: Сов. энциклопедия, 1983.
- Большая Советская энциклопедия, третье издание. — М.: Советская Энциклопедия, 1970-77 (электронная версия — М.: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2004.)
- Philip's World Atlas & Encyclopedia. London: George Philip Ltd, 1999. P. 14.