Альберт Бәхтизин

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Бәхтизин Альберт Рәүф улы (25 март 1975 ел) — Россия галиме, социаль-икътисади процессларның математик һәм компьютер модельләштерү өлкәсендә белгеч, Россия фәннәр академиясе Үзәк икътисад-математика институты (РФА ВИМИ) директоры. Икътисад фәннәре докторы, РФА мөхбир әгъзасы (2016).

Альберт Бәхтизин
Туган 25 март 1975(1975-03-25) (48 яшь)
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре математик
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Тышкы сурәтләр
А. Р. Бәхтизин фотосы

Биографиясе үзгәртү

Альберт Рәүф улы Бахтизин 1975 елның 25 мартында туган. Гамәли математика һөнәре буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган[1].

2003 елда Бәхтизин «„Россия: Үзәк — Федераль округлары“ исәпләү моделе, төбәк hawa икътисади мөнәсәбәтләр» кандидатлык диссертациясе яклый (гыйльми җитәкчеләре В. Л. Макаров һәм Р. И. Нигъмәтуллин). 2008 елда «Агент-ориентирларга модельләр куллану белән гомуми икътисад тигезлеген модельләштерүнең гибрид ысуллары» докторлык диссертациясе яклый, гыйльми консультанты — В. Л. Макаров. Икътисади-математика модельләштерү өлкәсендә нәтиҗәләр сыйфатында Россия фәннәр академиясенең эшчәннәре отчетында Бәхтизинның ике эше дә телгә алына.

2002 елдан алып РФА ВИМИ лабораториясенең мөдире сыйфатында эшли.

2007 елдан алып Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Канун чыгару һәм чагыштырмалы хокук институтында баш гыйльми хезмәткәр була.

2010 елда Альберт Бәхтизин М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында икътисад анализының математика ысуллары кафедрасында профессор вазифасына лаек була. Шул ук елдан бирле РАНХиГС Төньяк-көнбатыш идарә институтында шәһәрләр һәм агломерацияләр стратегияләрен моделләштерү лабораториясенең мөдире.

2015 елда Альберт Бәхтизин РФА профессоры гыйльми исеменә лаек була[2].

2016 елның 28 октябрендә иҗтимагый фәннәр бүлеге буенча РФА мөхбир әгъзасы булып сайлана.

2017 елның декабреннән алып Альберт Бәхтизин РФА үзәк икътисади-математика институтының директоры вазифасын башкара. 2018 елдан алып институтның тулы вәкаләтле директоры була.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Альберт Бәхтизин – социаль-икътисади процессларны математик һәм компьютер модельләштерүләр өлкәсендә белгеч.

Агент-ориентирларга һәм CGE модельләрен төзү һәм апробациясен багышланган 100-дән артык гыйльми эшләр авторы. Бахтизин катнашлыгында Россиянең социаль-икътисади системасының агент-ориентирларга моделе эшли башлый [3].

Укыту хезмәткәрлеге дә алып бара: Мәскәү дәүләт университетында «Гомуми тигезлекнең исәпләү модельләре» һәм ГАУН-да «Агент-ориентирларга моделләр» курсларын укый.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Л. В. Конторович исемендәге бүләк (В. Л. Макаров һәм Е. Д. Сушко белән бергә, 2020 ел өчен) – «Җәмәгать фәннәрендә суперкомпьютер технологияләре» гыйльми эшләр циклы өчен
  • Осиевич исемендәге бүләк (өченче бүләк, 2005 ел өчен) – Россия икътисады өчен гомуми икътисади тигезлегенең исәпләү модельләренең сериясен төзү эшләре өчен [4]
  • Н. П. Федоренко фонды премиясе (2003)
  • Яшь галимнәр өчен Россия фәннәр академиясе медале (2005)
  • «РФ иң яхшы икътисадчылар» программасы буенча ватан фәненә булышу фонды премиясе (2006)
  • Академик Ж. Алферов фонды премиясе (2006)
  • Кондратьев медале – Җәмгыять фәннәрен үстерүгә өлеш керткән өчен (2010)
  • Россия гуманитар гыйльми фондының грамотасы – «Гуманитар фәнне үстерүгә зур өлеш керткән өчен» (2014)
  • РФА ВИМИ грамотасы – «2014 елның иң яхшы эше өчен»
  • Яшь Россия галимнәренең – фәннәр докторларының гыйльми тикшеренүләренә дәүләт кимәлендә булышу буенча РФ Президенты конкурсларының җиңүчесе

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бәхтизин Альберт Рәүеф улы 2020 елның 1 март көнендә архивланган. РАНХиГС Төньяҡ-көнбайыш идара институты
  2. Постановления Президиума РАН о присвоении звания «Профессор РАН» (см. № 275). 2017-10-28 тикшерелгән.
  3. Альберт Рауфович Бахтизин (краткая информация). Информпортал профессоров РАН. 2017-10-28 тикшерелгән.
  4. Премия имени Овсиевича. emi.nw.ru. әлеге чыганактан 2016-10-29 архивланды. 2017-10-23 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү