Алсу Әбүлханова
Алсу Әмирдән кызы Әбүлханова (14 декабрь 1976 елда, СССР, Коми Республикасы, Воркута) - заманча татар эстрадасының иң якты һәм талантлы җырчыларының берсе, телетапшырулар алып баручы.
Алсу Әбүлханова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Алсу Әмирдән кызы Әбүлханова |
Туган | 14 декабрь 1976 (46 яшь) СССР, РСФСР, Коми Республикасы, Воркута |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы |
Биографиясе үзгәртү
1976 елның 14 декабрендә Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Ульяндагы «Айгөл» балалар вокаль ансамблендә үзенең иҗади эшчәнлеген башлап җибәргән. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульян мәктәбендә укыта. 1997-2000 еллар - Казан консерваториясендә укый. 2003 ел - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый, югары музыкаль белем ала. 1998 елдан - «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы «ИДЕЛ» концерт-филармония берләшмәсендә солистка-вокалчы булып эшли башлый.
Иҗат юлы үзгәртү
Казанның "Европа-плюс" радиостанциясендә яңалыклар алып бара башлый. Төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Татар эстрадасын актив пропагандалап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең башка артистлары белән күп гастрольләрдә йөри.
Милләте буенча татар буларак, Алсу интервьюда Россия сәхнәсендә чыгыш ясарга теләвен белдерде[1]. Әмма артист Казанда ешрак концерт бирә. Репертуар бик бай һәм югары сәнгатьле, ул татар, рус һәм чит ил эстрада җырларын үз эченә ала. Радио һәм телевидениедә күп языла.
2013 елда Алсу талантлы композитор Флера Шәрипова музыкасына «Туган көн белән " дип исемләнгән клип төшерде. 2016 елда артистка иҗат сөючеләрне Зөфәр Хәйретдинов белән «Сонгы тапкыр» дигән уртак җырга төшерелгән тагын бер клип белән сөендерде. 2018 елда Ринат Сафин белән «Син һәм мин» романтик композициясен башкарды.
Шәхси тормышы үзгәртү
Кияүдә, ике ул үстерәләр: Әмир һәм Солтан.
Дискография үзгәртү
- 2004 — «Соңгы төн»
- 2008 — «Сине яратыр өчен»
- 2018 — «Алсу Әбүлханова»
Фильмография үзгәртү
- 2021 ― «Тарлан» (Татарстан / Казакъстан) ― төп герой Закирның әнисе Гөлнара. [2]
Бүләкләре үзгәртү
- «Алтын Барс» премиясе иясе (2004, 2005)
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 24СМИ - Алсу Абульханова
- ↑ Радиф Кашапов. Первый казахско-татарстанский фильм «Тарлан». 2022 елның 27 август көнендә архивланган. Реальное время, 03.07.2022(рус.)