Алсу Кормашева

татар журналисты
(Алсу Кормаш битеннән юнәлтелде)

Алсу Кормашева (Алсу Кормаш) — татар журналисты, Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии[ru] журналисты. 2023 елның 18 октябрендә Россия хакимияте Азат Европа/Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте журналисты Кормашеваны тоткарлады. Россиядә аны ят агент[ru] буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Алсу Кормашева
Туган 1975 яки 1976
Яшәгән урын Прага[1]
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары[2]
 Россия[2]
Һөнәре журналист

Алсу ― АКШ һәм Россия ватандашы; ире Павел Баторин (телеканал директоры, шулай ук АКШ ватандашы)[3] һәм ике баласы белән Прагада яши.

Тоткарлау үзгәртү

2023 елда Алсуавыру әнисенә ярдәм итәр өчен Россиягә кайтып килергә карар итте. 2 июньдә Россиядән чыкканда аны тоткарладылар һәм тоткарлау вакытында ук америка паспортын эзләп сумкасына керделәр[4]. Аңа карата икенче ватандашлыгы булуын белдермәү турындагы җинаять эше ачылды. Казан җәмәгать мәхкәмәсе бу эш буенча Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салды[5].

18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен «ят агент» дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Россия хакимияте тарафыннан беркайчан да «ят агент» буларак танылмаган.

20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты. 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде. 1 декабрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте[6].

Реакция үзгәртү

Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин журналистны кичекмәстән азат итәргә чакырды[7]. АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мэтью Миллер «Бу Россия хакимияте тарафыннан АКШ ватандашларын чираттагы эзәрлекләү» дип белдерде[8]. АКШ Сенатында демократлар күпчелеге башлыгы Чак Шумер, БМОның кеше хокуклары офисы, Европа шурасының тышкы сәясәт департаменты башлыгы Жозеп Боррель, АКШ конгрессмены Майкл Маккол һәм башкалар журналистны кичекмәстән азат итәргә чакырды[9].

«Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал» хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сәяси тоткын дип таныды[10].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.reporter-ohne-grenzen.de/pressemitteilungen/meldung/alsu-kurmasheva
  2. 2,0 2,1 Nechepurenko I. Russia Detains a U.S. Journalist // The New York Times / мөхәррир (not translated to en-us)(untranslated), New York City: New York Times Company, (untranslated), 2023. — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  3. Муж редактора Idel. Реалии* оказался директором проукраинского русскоязычного телеканала. «Республика Татарстан», 19.10.2023
  4. «Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам». Алсу Кормаш турында ире сөйли
  5. Журналист Алсу Кормашевага икенче ватандашлыгын белгертмәү турындагы эштә хөкем карары көченә керде
  6. Мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты
  7. Джеффри Гедмин: «Алсуны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз»
  8. Татар журналисты Алсу Кормашның тоткарлануына дөнья реакциясе
  9. Татар журналисты Алсу Кормашның тоткарлануына дөнья реакциясе
  10. «Мемориал» Азатлык журналисты Алсу Кормашны сәяси тоткын дип таныды

Сылтамалар үзгәртү