Алия Гәрәева, Алия Нургаян кызы Гәрәева, Aliä Nurgayan qızı Gäräyeva (1988 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Свердловск) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер, РФ халыкара класслы спорт мастеры, дөнья һәм Европа чемпионатларының күп тапкырлар призеры. 2005 елга кадәр Россия, 2005—2012 елларда Азәрбайҗан җыелма командалары өчен чыгыш ясаган.

Алия Гәрәева
Туган телдә исем Алия Нургаян кызы Гәрәева
Туган 1 гыйнвар 1988(1988-01-01) (36 яшь)
ССРБ, РСФСР, Свердловск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан
Һөнәре спортчы ( нәфис гимнастика), тренер
Балалар уллары Тимур, Эмиль
Ата-ана
  • Нургаян Гәрәев (әти)
  • Василина Әхәт кызы (әни)

 Алия Гәрәева Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1988 елның 1 гыйнварында Свердловскида татар гаиләсендә туган. Әтисе — Нургаян (Николай)[1], әнисе — Василина Әхәт кызы, тренер. Алия Свердловскида ССРБ спорт мастеры, нәфис гимнастика буенча РФ атказанган тренеры Вера Семен кызы Пастухова (1957) кул астында шөгыльләнә һәм спортта беренче уңышларын яулый[2]. 2005 елга кадәр Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. 2006 елдан нәфис гимнастиканың кайбер төрләре буенча ике тапкыр Азәрбайҗан чемпионы. 2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2013 елда кияүгә чыга. 2014 елдан тренерлык эшен башлый.

Гаиләсе

үзгәртү

Ире — азәрбайҗанлы Җәвид Һаҗиев. Уллары Тимур Һаҗиев (2015)[3], Эмиль Һаҗиев (2018). Алманиянең Франкфурт шәһәрендә яшиләр.

Спорт күрсәткечләре

үзгәртү
Спорт бүләкләре
Дөнья чемпионатлары
Бронза Патры, Греция 2007
Бронза Исе, Япония 2009
Көмеш Исе, Япония 2009
Бронза Мәскәү 2010
Бронза Мәскәү 2010
Бронза Мәскәү 2010
Бронза Мәскәү 2010
Бронза Мәскәү 2010
Бронза Монпелье, Франция 2011
Европа чемпионатлары
Алтын Бакы 2007
Көмеш Бакы 2007
Бронза Бакы 2007
Бронза Бремен 2011
Бронза Түбән Новгород 2012
Универсиадалар
Көмеш Шэньчжэнь 2011
 
Алия Гәрәева туп белән чыгыш ясый. 2009
  • 2005 — Россия кубогы иясе.
  • 2006 — Европа чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси күп төрдә ярышу (многоборье) — 6нчы урын, команда белән — 7нче урын.
  • 2007 — Дөнья чемпионаты (Патры, Греция) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 4нче урын, кыршау — 4нче, булава — 5нче, тасма — 6нчы урын).
  • 2007 — Европа чемпионаты (Бакы, Азәрбайҗан) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 1нче урын, кыршау — 4нче урын, тасма — 4нче урын, туп — 5нче урын), команда белән — көмеш.
  • 2008Җәйге Олимпия уеннары (Пекин, КХР) — шәхси многоборье – 6нчы урын, команда белән – 7нче урын.
  • 2009 — Дөнья чемпионаты (Исе, Япония) — шәхси многоборье – көмеш (туп), команда белән – бронза.
  • 2010 — Дөнья чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси многоборье – 3 бронза (кыршау, туп, тасма), команда белән – бронза.
  • 2010 — Европа чемпионаты (Бремен, Алмания) — шәхси многоборье — бронза.
  • 2011 — Дөнья чемпионаты (Монпелье, Франция) — шәхси многоборье — бронза[4], команда белән — 4нче урын.
  • 2011 — Нәфис гимнастика буенча Гран-при финалы (Берлин, Алмания) — шәхси многоборье — 2 бронза (кыршау, туп).
  • 2012Олимпиада (Лондон, Бөекбритания) — финал, 4нче урын. Тренеры — Динара Гыйматова.
  • 2012 — Европа чемпионаты (Түбән Новгород, РФ) — шәхси многоборье — бронза. Спорт карьерасын тәмамлый[5].

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү