Алия Арсланова

татар язучысы, журналисты, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы хәбәрчесе

Алия Наил кызы Арсланова (30.04.1980; Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы — 12.02.2021;[1] Самар өлкәсе, Самар) — татар язучысы, журналисты, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы.[2]

Алия Арсланова
Алия Арсланова.jpg
Туган 30 апрель 1980(1980-04-30)
Яңа Ярмәк, Ярмәк авыл җирлеге[d], Камышлы районы, Самар өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 12 февраль 2021(2021-02-12) (40 яшь)
Самар, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре журналист, язучы
Эш бирүче «Бердәмлек» газетасы һәм «Самар татарлары» журналы

БиографиясеҮзгәртү

Алия Наил кызы Арсланова 1980 елның 30 апрелендә[3] Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлый.[2]

Югары уку йортын тәмамлагач башта Самара шәһәрендә мәктәптә психолог булып эшли, шул ук вакытта журналистика, редакция эше белән мавыга. “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы журналына да, сайтына да яза. Өлкә татар «Туган тел» оешмасының шура әгъзасы була.

2015 елның маеннан «Бердәмлек» газетасының журналисты булып эшли башлый.[4]

2019 елда Самара шәһәрендә «Шатлык» татар балалары клубын оештыра,[4] анда йөрүчеләрне татар теле, гореф-гадәтләре, мил­ли бәй­­рәмнәр бе­лән таныштыра, әдәби һәм мәдәни тәр­бия чаралары үткәреп килгән.[2]

2020 елның 22 декабрендә хастаханәгә ята, бер атнадан реанимациягә эләгә.[5] 2021 елның 12 февралендә 40 көн реанимациядә ятканнан соң коронавирус авыруыннан һәлак була.[2]

2021 елның 13 февралендә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнә.[6]

ГаиләсеҮзгәртү

Ире — Рәмис, полиция хезмәткәре, подполковник, ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир.[2]

Әнисе — Зөлфия, Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы фельдшеры, балаларын ялгыз үстерә, әтисе — Наил Шәяхмәтов.[2][7]

Игезәк сеңлесе Лилия — эпидемиолог, әбисе — Әлфия, укытучы булган.[2]

БиблиографияҮзгәртү

Китаплары:

  • А. Арсланова. «Әмин маҗаралары һәм башкалар». Р. Нуретдинова. ред. «ООО Слово» нәшр. Самар. 2022.

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү