Бикчурин Алик Сәлих улы (21 сентябрь 1937 ел) — балет артисты, театр һәм мәгариф эшлеклесе. 1956—1976 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, 1988—1990 елларда театрның директоры, 1985—2008 елларда Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография училищесы директоры.Башкорт АССРның атказанган артисты (1969).

Алик Бикчурин
Туган 21 сентябрь 1937(1937-09-21) (87 яшь)
Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре актёр

Биографиясе

үзгәртү

Алик Салих улы Бикчурин 1937 елның 21 сентябрендә Башкорт АССРның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туган. Милләте — башкорт[чыганагы?].

Башкорт дәүләт университетында укып,хокук фәннәре буенча белгеч булып чыккан, Ленинград хореография училищесын тәмамлаган.

1956-1976 — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли.

1976-1985 — төзелеш эшчеләре профсоюзы өлкә комитетында оештыру-инструктор бүлеге мөдире.

1988-1990 елларда опера һәм балет театры директоры.

1985 елдан лаеклы ялга киткәнче Башкортстан Республикасының Р. Нуриев исемендәге хореография училищесы директоры булып эшли.

Бу училище Алик Салих улының тырышлыгы белән барлыкка килә.

Атаклы балерина Элеонора Куватова үзенең «Культура» гәзитенә биргән интервьюсында: «80-нче еллар уртасында ук Бикчурин Уфада хореографик училище ачу хыялы белән яши башлый. Шул вакытта ук ул мәктәбе булмый торып театрның (Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының — иск.) юкка чыгачагын аңлый. Чыннан, 90 нчы елларда артистлар чит илләргә китә башлады, бер кеше дә калмады диярлек. Бикчурин юллап тырышып йөрде, төзеде. Һәм ниятенә иреште», — дип хәтерли.

Әдәбият

үзгәртү
  • Бикчурин Алик Салихович. — Башкирская энциклопедия, к.1, с.472 — Уфа, НИ «Башкирская энциклопедия», 2005.
  • Елена Федоренко. Леонора Куватова: «Своих первоклашек я различала по ногам, а не по лицам...» -Газета «Культура» № 23 (7783) 7 — 13 июля, 2011 г.

Сылтамалар

үзгәртү
  • Сәетов Һ. С. Бикчурин Алик Сәлих улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр

үзгәртү