Алексей Пажитнов

Алексей Леонидович Пажитнов (1955 елның 16 апреле, Мәскәү, ССРБ) — совет һәм америка программисты, геймдизайнер, «Тетрис» уенын уйлап табучы.

Алексей Пажитнов
Туган телдә исем рус. Алексей Леонидович Пажитнов
Туган 16 апрель 1955(1955-04-16)[1] (69 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы  СССР
 Америка Кушма Штатлары
 Россия
Әлма-матер Мәскәү авиация институты[d]
Һөнәре програмчы, информатика өлкәсендә белгеч, геймдизайнер, математик, эшмәкәр
Эш бирүче Microsoft һәм Вычислительный центр им. А. А. Дородницына РАН[d]

 Алексей Пажитнов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Алексей Пажитнов 1955 елның 16 апрелендә Мәскәүдә туа. Әтисе — әдәбият белгече һәм философ Леонид Николаевич Пажитнов (1930—1997)[2], әтисе ягыннан бабасы — актёр Николай Викторович Пажитнов. 1967 елда, аңа 11 яшь булганда, Пажитновның әти-әнисе аерылышалар. Мәскәүнең 91 нче математика мәктәбен тәмамылый.

1977 елда Пажитнов ССБР Фәннәр академиясендә җәйге практика уза. 1979 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлагач, ул ССБР Фәннәр академиясе каршындагы А. А. Дородницын исемендәге исәпләү үзәгенә эшкә урнаша. Ясалма интеллект һәм сөйләмне танып белү проблемалары белән шөгыльләнә. 1984 елда шунда ук танылган «Тетрис» уенын уйлап таба.

1988 елда Bullet-Proof Software фирмасы ярдәме белән AnimaTek (уен программасы белән тәэмин итү) компаниясен оештыра. 1991 елда Владимир Похилько белән бергә АКШка күчеп килә, ә соңрак, 1996 елда, Хенк Роджерс белән бергә «Тетрис» компаниясенә нигез сала.

1996 елның октябрендә «Microsoft» компаниясенә күчә, анда Pandora's Box башваткычларын эшләү белән шөгыльләнә. 2005 елда «Microsoft»тан китә.

1997 елда Computer Gaming World Алексей Пажитновны уен индустриясендә иң йогынтылы кешеләр исемлегендә дүртенче урынга куйган[3].

2005 елның 18 августында WildSnake Software компаниясе Алексей Пажитновның бу компаниягә кушылуы һәм яңа уеннар сериясен булдыра башлавы турында анонс чыгара[4].

2007 елның 7 мартында Game Developers Choice Awards First Penguin Award бүләгенә лаек була[5].

2009 елның 24 июнендә LARA — Der Deutsche Games Award Мактау бүләгенә лаек була[6].

Шәхси тормыш үзгәртү

Өйләнгән, хатыны Нина. Ике улы бар: Пётр һәм Дмитрий. Улы Дмитрий 2017 елда Рейнир тавында тау чаңгысы һәлакәтендә үлә[7][8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://tetris.com/bios#alexey
  2. Евгений Пажитнов. Родословная Пажитновы Вуколычи.
  3. The Most Influential People in Computer Gaming(ингл.) // Computer Gaming World : journal. — Ziff Davis. — № 159. — С. 56.
  4. WildSnake collaborates with Tetris creator!. әлеге чыганактан 2009-11-12 архивланды. 2021-11-09 тикшерелгән.
  5. 2007 Game Developers Choice Awards To Honor Miyamoto, Pajitnov
  6. Games Award ehrt Tetris-Erfinder Paschitnow
  7. Dmitri Pajitnov - In Memoriam, retrieved February 9, 2018. 2019-04-06 тикшерелгән.
  8. Skier identified after body was missing for a month on Mount Rainier, retrieved Feb 9, 2018. The News Tribune (2017-08-22).

Сылтамалар үзгәртү