Алексей Макаров
Татарстан Республикасы Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе
Алексей Николай улы Макаров (30.03.1977; ТАССР, Хуҗа Хәсән) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе.
Алексей Николай улы Макаров | |
---|---|
Туган | 30 март 1977 (47 яшь) Татарстан АССР, Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе |
Биографиясе
үзгәртүАлексей Николай улы Макаров 1977 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында туган. Татар.[1]
1995 елда туган авылында урта мәктәпне, 2000 елда «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
2000-2002 еллард Кайбыч районының финанс бүлеге мөдире урынбасары вазыйфаларын башкаручы булып эшли башлый.[2] 2002 елдан Кайбыч районы финанс бүлеге мөдире урынбасары. 2002-2005 елларда- Кайбыч районының финанс бүлеге мөдире. 2006 елның гыйнварыннан һәм бүгенгәчә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.[1]
Бүләк һәм премияләре
үзгәртү- 2005 ел — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә»медале;
- 2006 — «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен» күкрәк билгесе;
- 2007 — Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнары белән актив хезмәттәшлек итүе өчен Рәхмәт хаты;
- 2013 ел — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак — коммуналь хуҗалык министрлыгының «Татлизинг» ТР ДУП Рәхмәт хаты;
- 2014 ел — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале;
- 2014 ел — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медаленә грамота;
- 2015 ел — югары профессиональлек дәрәҗәсе һәм Татарстан Республикасының мобилизацион әзерлеген ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты;
- 2016 ел — Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы;
- 2016 ел — «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Справочник персоналий. Макаров Алексей Николаевич, archived from the original on 2022-01-18, retrieved 2022-01-18
- ↑ Макаров Алексей Николаевич. Руководитель исполкома Кайбицкого района РТ.