Александр Сафонов

Александр Кононович Сафонов (1875(1875), Ярославль - 27. 09. 1919, Москва) - Липецкта Совет хакимиятен формалаштыруда актив катнашучы. 12 нче Армиянең Революцион Хәрби Советы әгъзасы. Партия кушаматы - Ефрем.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 1875
Туу урыны Гәреч өязе[d], Кострома губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 27 сентябрь 1919(1919-09-27)[1]
Үлем урыны Мәскәү, РСФСР[d][1]
Җирләнгән урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Һөнәр төре сәясәтче
Файл:Сафонов А.К.jpg
Сафонов А. К.

Биографиясе үзгәртү

1875 елда Кострома губернасының Галич өязе Фроловское авылында туган. 13 яшьлек малай буларак, аны Мәскәүгә китерәләр һәм буяучыга өйрәнчек итеп бирәләр. Ул экипаж фабрикасында, Мәскәүдә һәм Рига вагоннар остаханасында эшләй. Белемен камиллаштырыу белән шөгыльләнеп, ул өй укытучысы исеме өчен имтихан тапшыра.

1904 елдан большевиклар партиясе әгъзасы. Ул Ярославльдагы 1905 елгы революцион вакыйгаларда актив катнаша, аны кулга алалар, аннары Архангельск өлкәсенә ике ел сөргенгә җибәрәләр. Ул Петербургка кача (төрле фамилияләр астында дүрт тапкыр кулга алынганнан соң) һәм Мәскәүгә күченә. Анда ул большевикларның район комитетын оештыручыларның берсе була.

1908 елда Мәскәү район партия оешмасы уңышсызлыгынан соң, ул 1910 елда «Сафонов и 33-и» суд процессында дүрт ел авыр хезмәткә хөкем ителә. Февраль революциясеннән соң ул Мәскәүгә кайта.

РСДРП(б)ның VI съезы делегаты. Мәскәү өлкә партия комитетының инструктор-агитаторы буларак, ул Рязань һәм Тамбов губерналарында партия һәм совет эшләрен оештыра.

Бөек Октябрь инкыйлабы көннәрендә - Мәскәүнең Рогожский районының Хәрби революция комитеты секретаре.

1917 елның ноябрендә Большевик партиясенең Мәскәү бюросы Сафоновны Липецкка җибәрә, һәм ул барлык хакимиятне эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар депутатлары Советына күчерү ягында торган көчләрне берләштереүдә мөһим роль уйнай. 1919 елның апрелендә - Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясының Революцион хәрби советы әгъзасы.

Колчакны тулысынча җиңгәннән соң - Көньяк фронтның 12 нче армиясенең Революцион хәрби советы әгъзасы. Деникин һөҗүме вакытында ул Тамбов ныгытылган районының оборона Советы әгъзасы итеп билгеләнә.

1919 елның 25 сентябрендә кич белән Мәскәү аша анда барганда, Леонтиевский тыкрыгында РКП(б) Мәскәү Комитеты бинасында шартлаудан 5 минут алдан шәһәр партия комитетына (танышларын күрергә ) керә. Ул үлемесле яралана. Аны Кремль стенасында шартлау корбаннарының күмелгән каберенә күмәләр.

Хәтер үзгәртү

  1. Бөек Октябрь инкыйлабы 50 еллыгы уңаеннан, Липецктагы Революция мәйданында һәйкәл-обелиск ачыла, аның янында кәкре стелада Липецкта Совет хакимиятен оештыруда актив катнашкан кешеләрнең йөзләренең рельефлы образы бар. Стела ахырында аларның, шул исәптән Сафоновтың исемнәре язылган.
  2. 1967 елның 27 октябрендә Липецкның Яңа урамы Сафонов исеме белән атала.

Чыганак үзгәртү

  • Лебединский Г. Н., Марков Н. В. Липецк. Путеводитель. — Воронеж: Центр.-Чернозем. кн. идз-во, 1984.
  • Абрамов, Алексей. У Кремлёвской стены. — М., Политиздат, 1988.стр.118-119, ISBN 5-250-00071-1.

Искәрмәләр үзгәртү