Александр Овчинников

Александр Александрович Овчинников (1874, Спасо-Заозерье, Вятка губернасы1936 елның 15 сентябре, Берлин) — рус хокук белгече, статистик һәм педагог. Профессор, Казан университеты ректоры (1921—1922).

Александр Овчинников
Туган 1874
Үлгән 15 сентябрь 1936(1936-09-15)
Берлин, Өченче рейх
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Овчинников 1874 елда Вятка губернасы Спасо-Заозерье авылында рухани гаиләсендә туа. 1897 елда Казан Император университетының юридик факультетын тәмамлый, шуннан соң сәяси экономия һәм статистика кафедрасында профессорлык дәрәҗәсенә әзерлек өчен калдырыла. 1900 елдан бирле бу кафедрада приват-доцент булып эшли. Университетта эшләү чорында еш кына төрле фәнни җыелышларда докладлар белән чыгыш ясый, даими рәвештә фәнни мәкаләләр бастырып чыгара, Казан университеты каршындагы Юридик җәмгыять әгъзасы булып тора.

1921 елның 5 февралендә ректор итеп сайлана. Ректорлык чорында Овчинников тарафыннан Төньяк Боз океаны ярларына Төньяк диңгез юлларын өйрәнү өчен экспедиция оештырыла, медицина факультетында табиблар җәмгыяте төзелә, иҗтимагый фәннәр факультетында Көнчыгыш телләр кафедрасы оештырыла, ике бүлекле авыл хуҗалыгы һәм урман белеме факультетына нигез салына[1].

ТАССР Мәгариф халык комиссариаты, Овчинниковның советка каршы позициясе аркасында, аның университет ректоры вазыйфасында булу фактыннан канәгать булмаган, әмма башта аны вазыйфасыннан алырга омтылышлар университет галимнәр советы тарафыннан туктатылган. 1921 елның көзендә аның фатирында тикшерү үткәрелә, Овчинникларның үзе берничә атна Кострома губернасында хатыны туганнары янында үткәрергә мәҗбүр булган. Шул ук елның декабрендә студентлар җыелышында ректор итеп Николай Парфентьев сайлана һәм аның кандидатурасы Баш һөнәри белем бирү идарәсе тарафыннан раслана. Әмма Парфентьев сайлауның шикле тәртибе аркасында вазыйфадан баш тарткан һәм Овчинников үз урынында 1922 елның августына кадәр кала[2].

1922 елның сентябрендә суд карары буенча чит илгә җибәрелә[3]. Берлинда (Тегельдә) яшәгән. Рус фәнни институтында укыта.

1936 елның 15 сентябрендә вафат була. 18 сентябрьдә Тегельдә рус чиркәү зиратында җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

Ике тапкыр өйләнгән була. Беренче хатыны ― Софья Павловна (туганда Кибардина). 1921 елда холерадан вафат була. Шул ук елны тифтан бердәнбер кызы Вера вафат була. 1920 елда чиркәү башлыгының тол калган хатыны Александра Александровна Субботинага (туганда Груздева) өйләнә. Аның ике баласына — Ольга һәм Сергейга үги ата була[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Овчинников Александр Александрович (1921-1922). 200ksu.ru. әлеге чыганактан 2018-03-10 архивланды.
  2. Online, БИЗНЕС. Среди «ненужного хлама» в Советской России оказался и ректор Казанского университета (рус.), БИЗНЕС Online.
  3. Овчинников Александр Александрович, Бессмертный барак.
  4. Берлинский приют казанского профессора А. А. Овчинникова // Гасырлар авазы / Эхо веков. — В. 1. Архивировано из первоисточника 20 апрель 2018.