Александр Викторович Моор (1974 елның 6 гыйнвары, Березняки, Төмән районы, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе. 2018 елның 14 сентябреннән Төмән өлкәсе губернаторы (2018 елның 29 маеннан 14 сентябренә кадәр Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1]. Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы (2019 елның 28 гыйнварыннан 2 августына кадәр һәм 2020 елның 21 декабреннән)[2][3][4]. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы[5].

Александр Моор
Туган 6 гыйнвар 1974(1974-01-06) (50 яшь)
Төмән районы, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Тюменский государственный университет[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Александр Моор Викиҗыентыкта

2011 елның 25 февраленнән 2018 елның 29 маена кадәр Төмән шәһәре администрациясе башлыгы.

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Моор 1974 елның 6 гыйнварында Төмән өлкәсенең Төмән районы Березняки бистәсендә туган. Әнисе — Алевтина Нестеровна, Төмәннең 49 нчы гимназиясенең математика укытучысы. Әтисе — Виктор Александрович, югары квалификацияле автомеханик[6].

1991 елда 49 гимназияне алтын медаль белән тәмамлый.

1996 елда икътисадчы квалификациясен бирү белән «бухгалтер исәбе һәм аудит» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университетын тәмамлый.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең квалификация күтәрү курсларын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Вузда укыганда ук, 1994 елдан «Төмән кредиты» банкында эшли башлый. 1997 елның апрелендә Төмәннең «Дипломат» банкына күчә, анда ул вице-президент постына кадәр күтәрелә. 2000 елның маеннан 2001 елның мартына кадәр «Белый Север» банкында идарә рәисе урынбасары булып эшли. Аннары 4 ай дәвамында Хант-Манси банкы контроль-ревизия идарәсен һәм казначылыгын җитәкли.

 
Россия Президенты Владимир Путин белән эшлекле очрашу, 2018 елның 29 мае

Александр Викторовичның дәүләт хезмәтендә беренче эш чоры 2001 елның июленнән 2003 елның июленә кадәр дәвам иткән. Ул вакытта Моор Төмән өлкәсе администрациясе икътисад департаменты директоры урынбасары вазыйфасын башкара. Аннары ике елга тәнәфес була, тәнәфес дәвамында Моор Төмән ЦУМының генераль директоры була[7].

2005 елның июненнән башлап А. В. Моор яңадан хакимият органнарында эшли. 2005 ел ахырына кадәр ул Төмән шәһәре администрациясенең милек мөнәсәбәтләре департаментын җитәкли, ә шул ук елның 26 декабрендә Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары вазыйфасына күчә.

2011 елның 25 февралендә бер тавыштан Төмән шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасына сайлана (ул үз функцияләре буенча сити-менеджер статусына охшаган)[8]. Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Төмән шәһәр бүлекчәсе секретаре[9]. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тарафыннан төзелгән Россиянең иң яхшы мэрлары рейтингында беренче урында була[10].

Төмән өлкәсе башлыгы үзгәртү

2018 елның 29 маенда Россия Президенты Владимир Путин указы белән Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[11].

2018 елның 9 сентябрендә Төмән өлкәсе губернаторы итеп биш елга сайлана[12].

2018 елның 14 сентябрендә Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфасына керешкән.

«Губернаторларның милли рейтингы»н төзегән «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге бәяләве буенча, экспертларның, аналитикларның һәм политологларның күп санын сораштыру һәм анкеталаштыру нигезендә, Александр Моор әлеге рейтингта Федерациянең барлык субъектлары башлыклары арасында өченче урынны алган[13].

2019 елның 28 гыйнварыннан 2 августына кадәр һәм 2020 елның 21 декабреннән — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.

Бүләкләр үзгәртү

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән[14].

Шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны — Ольга Анатольевна Моор. Дүрт бала тәрбияли[15].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Моор вступил в должность губернатора Тюменской области
  2. Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.01.2019 г. № 23-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  3. Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  4. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. әлеге чыганактан 2021-01-10 архивланды. 2020-12-29 тикшерелгән.
  5. Высший совет партии «Единая Россия».
  6. «Счастье сибиряка». Александр Моор | Филиал Федерального государственного унитарного предприятия «Всероссийская государственная и телерадиовещательная компания» «Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Регион-Тюмень». region-tyumen.ru. әлеге чыганактан 2018-11-27 архивланды. 2018-11-26 тикшерелгән.
  7. Абилькенов Е. Александр Моор, глава администрации Тюмени: «Администрация должна стать клиентоориентированной» // 72.ru : Интернет-издание. — Ругион Медиа.
  8. Плюснина М. Сити-менеджером Тюмени назначен Александр Моор // Коммерсантъ : газета. — ISSN 1563-6380.
  9. Отделение «Единой России» в Тюмени возглавил Александр Моор // Коммерсантъ : газета. — ISSN 1563-6380.
  10. Ивушкина, Анна. Таблица соответствия: в России обновили рейтинг мэров, RT (2016-12-19). 22 ноябрь 2017 тикшерелде.
  11. http://kremlin.ru/events/president/news/57583
  12. Решения Избирательной комиссии Тюменской области, принятые в 2018 году. www.tyumen.izbirkom.ru. әлеге чыганактан 2018-11-27 архивланды. 2018-11-26 тикшерелгән.
  13. Национальный Рейтинг Губернаторов (Март-Апрель, 2019) — часть 1. wek.ru. 2019-05-04 тикшерелгән.
  14. Указ Президента Российской Федерации от 03.05.2018 г. № 182 (рус.), Президент России. 26 ноябрь 2018 тикшерелде.
  15. Биография Главы Администрации города Тюмени Александра Викторовича Моора. Администрация города Тюмени. әлеге чыганактан 2018-05-29 архивланды. 2018-05-29 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре