Александр Мамруков

Александр Прокопьевич Мамруков (1926 елның 27 декабре, Камень авылы, Иркутск өлкәсе, ССРБ2008 елның 9 августы, Россия) — совет галиме, физика-математика фәннәре кандидаты, РФА Себер бүлегенең атказанган ветераны.

Александр Мамруков
Туган 27 декабрь 1926(1926-12-27)
Камень авылы, Иркутск өлкәсе, ССРБ
Үлгән 9 август 2008(2008-08-09) (81 яшь)
Россия
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Ленинград дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре кандидаты

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Мамруков 1926 елның 27 декабрендә Иркутск өлкәсенең Камень авылында туа[1].

1944 елда Якутия райвоенкоматы тарафыннан Кызыл армия сафларына алына. Бөек Ватан һәм совет-япон сугышларында катнашучы, Маньчжуриядә барган сугышларда катнаша[2]. 1950 елга кадәр элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә.

1956 елда «физика» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетын тәмамлаган. Халыкара геофизик елына әзерлек уңаеннан ССРБ фәннәр академиясенең Җир магнетизмы, ионосфера һәм радиодулкыннарын тарату институтының ионосфера экспедициясе составында Якутскка килә. Биредә даими эшләүче иноносфера станциясе урнаштырыла, ул 1960 елда ССРБ фәннәр академиясенең Якут филиалы составына керә һәм Юрий Шафер җитәкчелегендәге геофизик обсерваториянең бер өлеше була. 1963 елда ионосфера станциясе ионосфера тикшеренүләре лабораториясенә үзгәртелә. 1963 елдан 1993 елга кадәр Александр Мамруков аның мөдире була. Ул җитәкләгән лабораториядә 1 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

Александр Прокопьевич җитәкчелегендә Тиксидан Якутскка кадәр вертикаль зондлау, авыш зондлау һәм ионосфераны кире-якка авыш зондлау станцияләренең меридиональ чылбыры конструкцияләнә һәм гамәлгә кертелә. Бу эш ССРБ ВДНХсының бакыр медале һәм ССРБ ФА Себер бүлегенең кызыксындыру премиясе белән билгеләп үтелә. 1973 елда Иркутск дәүләт университетында А. П. Мамруков «ССРБның төньяк-көнчыгышында субаврораль ионосфераның характеристикалары һәм үзенчәлекләре» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[3].

2008 елның 9 августында вафат була. Алтай краеның Рубцово районы Безрукавка авылы зиратында җирләнгән[4].

100гә якын фәнни публикация авторы һәм автордашы.

Бүләкләр үзгәртү

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук медальләр белән дә бүләкләнә, алар арасында: «Сугышчан хезмәтләре өчен» (1945), «Японияне җиңгән өчен» (1945), II нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале (1997)[5].

ССРБ ВДНХсының бакыр медале белән бүләкләнгән. Якут АССР Югары Советы Президиумының мактау грамотасына лаек була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Александр Прокопьевич Мамруков (1926—2008)
  2. МАМРУКОВ АЛЕКСАНДР ПРОКОПЬЕВИЧ 2021 елның 16 сентябрь көнендә архивланган.
  3. Диссертация кандидата физико-математических наук
  4. МАМРУКОВ АЛЕКСАНДР ПРОКОПЬЕВИЧ
  5. О награждении государственными наградами Российской Федерации сотрудников Якутского научного центра Сибирского отделения Российской академии наук

Сылтамалар үзгәртү