Александр Зинченко

Александр Владимирович Зинченко (укр. Олександр Володимирович Зінченко; 1996 елның 15 декабре, Радомышль, Житомир өлкәсе, Украина) — Украина футболчысы, «Манчестер Сити» клубы һәм Украинаның милли җыелма командасы сакчысы һәм ярымсакчы.

Александр Зинченко
Туган телдә исем укр. Олександр Зінченко
Туган 15 декабрь 1996(1996-12-15)[1] (27 яшь)
Радомышль[d], Житомир өлкәсе, Украина
Ватандашлыгы  Украина
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Шахтар[d][2], сборная Украины по футболу (до 16 лет)[d], юношеская сборная Украины по футболу[d], Сборная Украины по футболу (до 18 лет)[d], Украина милли 21 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Украина милли аяк тубы җыелмасы, Уфа[2], Арсенал, юношеская сборная Украины по футболу[d], ПСВ[2], Йонг ПСВ[d][2] һәм Манчестер Сити

 Александр Зинченко Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Башлангыч еллар үзгәртү

1996 елның 15 декабрендә Житомир өлкәсенең Радомышль шәһәрендә туа. Аның әтисе Владимир Зинченко, үзе элеккеге футболчы, улының беренче укытучысы була. 2004 елның 1 сентябрендә 8 яшендә Александр Радомышль балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә керә һәм Радомышль БЯСМның «Карпатия» командасы өчен чыгыш ясый башлый.

Зинченконың беренче тренеры Сергей Владимирович Борецкий була, ул аңа донецк «Шахтёр»ының фарм-клубы «Монолит»та карау оештыра.

Тиздән 16 яшьлек Александр «Шахтёр» составына керә, анда 19 яшькә кадәр команда капитаны була. 2014 елда уенчы белән Казанның «Рубин» командасы кызыксынган, әмма клуб уенчының агентлары белән килешә алмаган[3].

«Уфа» үзгәртү

 
Александр Зинченко «Уфа» футбол клубында

2015 елның 12 февралендә «Уфа» белән контракт төзи[4]. Премьер-лигада 2015 елның 20 мартында «Краснодар»га каршы матчта дебют ясый, Александр үзе тәнәфестән соң алмашка чыга һәм 45 минут уйный[5]. 2015 елның 25 июлендә «Ростов» клубына каршы Россия чемпионатының икенче туры матчында беренче голын кертә (1:2).

Җанатарлар сораштыруы буенча июль аенда «Уфа»ның иң яхшы футболчысы була (1021 тавыш, 49,4%)[6].

«Манчестер Сити» үзгәртү

2016 елның 4 июлендә «Манчестер Сити» клубы белән биш еллык контрактка кул куя, һәм Нидерландның ПСВ клубына 2016/17 сезон ахырына кадәр арендага бирелә[7]. Беренче матчны Эрендивисиның 8 нче турында «Херенвен»га каршы уздыра, 55 минутта Гуардадо урынына алмашка чыга[8].

Арендадан кайткач, 2017 елның 24 октябрендә «шәһәрлеләр» составында Англия лига кубогының 1/8 финалы уенында «Вулверхэмптон»га каршы дебют матчы үткәрә[9]. Матч нәтиҗәләре буенча ул «Манчестер Сити»ның иң яхшы уенчылары өчлегенә керә[10]. Шул ук елның 13 декабрендә АПЛда «Суонси Сити»га каршы матчта беренче тапкыр уйный (4:0), Фабиан Делфа урынына 73 минутта алмашуга чыга.

2019 елның 9 гыйнварында 2018/2019 сезон Кубок лигасы ярымфиналында Александр «Манчестер Сити» өчен беренче голын «Бертон Альбион» клубы капкасына кертә. 2019 елның февралендә «Манчестер Сити» җанатарлары Зинченконы команда футболчылары арасында айның иң яхшы уенчысы дип атыйлар[11].

2019 елның 20 июнендә сакчы «Манчестер Сити» белән 2024 елга кадәр исәпләнгән 5 елга яңа контрактка кул куя[12].

Җыелма командада карьера үзгәртү

2015 елның 10 октябрендә Зинченко Испания җыелма командасына каршы Евро-2016 квалификация раундының йомгаклау матчында катнашу өчен Украина җыелмасына чакырыла. 88 минутта алмашка чыга һәм Украина җыелмасының иң яшь дебютантлары исемлегендә өченче була[13].

Казанышлар үзгәртү

  «Манчестер Сити»

  • Англия чемпионы (3): 2017/18, 2018/19, 2020/21
  • Англия Кубогы иясе: 2018/19
  • Футбол лигасы кубогы иясе (4): 2017/18, 2018/19, 2019/20, 2020/21
  • Англия Суперкубогы иясе: 2019

Шәхси тормыш үзгәртү

Украина спорт журналисты Влада Седанга өйләнгән. 2020 елның 24 августында туй узган[14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 https://www.transfermarkt.com/oleksandr-zinchenko/profil/spieler/203853
  3. «Очень тяжело с развитием – вся проблема в бетонном поле». Где играл будущий новичок «Манчестер Сити». Footballhd.ru (2016-07-05). әлеге чыганактан 2019-06-02 архивланды. 2019-06-02 тикшерелгән.
  4. Побег из «Рубина» в «Уфу». Все, что нужно знать об Александре Зинченко – восходящей звезде украинского футбола. Бизнес Online (2015-02-12). 2019-06-02 тикшерелгән.
  5. Уфа - Краснодар (0:2) 20 марта 2015. Чемпионат России. Премьер-лига. 2014-15. Протокол матча. Sportbox.ru. 2019-06-02 тикшерелгән.
  6. Зинченко — лучший футболист «Уфы» в июле по версии болельщиков. Чемпионат (2015-08-09). 2019-06-02 тикшерелгән.
  7. ПСВ арендовал Зинченко у «Манчестер Сити». Sports.ru (2016-08-26). 2019-06-02 тикшерелгән.
  8. Зинченко дебютировал за ПСВ. Sports.ru (2016-10-02). 2018-02-20 тикшерелгән.
  9. Кубок Лиги. Англия. МанСити при участии Зинченко в серии пенальти проходит в четвертьфинал. UA-Футбол (2017-10-25). 2019-06-02 тикшерелгән.
  10. Зинченко попал в тройку лучших игроков Манчестер Сити в матче против Вулверхэмптона. football.ua (2017-10-25). 2019-06-02 тикшерелгән.
  11. Zinchenko is Man City Etihad POTM Manchester City FC. MCFC. 2019-03-10 тикшерелгән.
  12. Зинченко официально продлил контракт с «Ман Сити» до 2024 года
  13. Зинченко стал третьим в списке самых юных дебютантов сборной Украины. UA-Футбол (2015-10-13). 2019-06-02 тикшерелгән.
  14. Влада Седан: соблазнительная журналистка, которая влюбила в себя Зинченко и тысячи фанатов сборной Украины(рус.)