Александр Губский

Александр ГубскийРоссия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Александр Губский
Туган 1950(1950)
Кировоград
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре рәссам

1950 елда Кировоград шәһәрендә (Украина) туа. Казан театр училищесының театр-декорация бүлеген тәмамлый. 1982 елда Мәскәү һәм Ленинградта С.Образцов җитәкчелегендә узган квалификация арттыру курсларында укый. 1982 – 2000 елларда – Казан театр училищесында, 1998 – 2001 елларда Сәнгать академиясендә укыта.

Шибеник (Югославия), Адана (Төркия), Канн (Франция), Стара Загора (Болгария) шәһәрләрендә узган халыкара фестивальләрдә катнаша.

1976 елдан «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының куючы рәссамы булып эшли. Театрда 30 елдан артык хезмәт куеп, 60тан артык спектакльне бизи.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында бизәгән кайбер спектакльләре: «Апушның тылсымлы төшләре», «Авыл эте Акбай», «Гуси-лебеди», «Здравствуй, Ежик!», «Өч каурый» (Ф.Тарханова), «Колобок», «Тылсымлы курай» һ.б.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү