Александр Вощинин

Александр Вощинин (15 апрель 1914 ел — 11 ноябрь 1986 ел) — совет хәрби җитәкчесе, ССРБ Хәрби-Диңгез флотының 6 нчы идарә начальнигы, вице-адмирал (1968).

Александр Вощинин
Туган 15 апрель 1914(1914-04-15)
Яңа Петровка, Мичуринский сельсовет[d], Шаран райуны, СССР
Үлгән 11 ноябрь 1986(1986-11-11) (72 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Хәрби дәрәҗә вице-адмирал[d]

Биографиясе үзгәртү

Александр Николаевич Вощинин 1914 елның 15 апрелендә Башкортстан Республикасының хәзерге Ургыл районы Яңа Петровка авылында туа. Татар.

1937 елда Ленинград каласындагы М. В. Фрунзе исемендәге Югары команда хәрби-диңгез училищесының артиллерия факультетын тәмамлый. Сумы өлкәсенең Шостка каласына хәрби заводка юнәлтелә, анда өлкән техник, Хәрби-диңгез флоты вәкиле урынбасары, завод директоры вазифаларында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1941-1943 елларда Хәрби-диңгез флоты Артиллерия идарәсенең оператив берләшмә составында яр буе ныгытма линиясе буенча эшләрне оештыра.

1943 елның апреленнән алып Мәскәү шәһәрендә Хәрби-диңгез флоты Артиллерия идарәсендә өлкән офицер. Сугыштан соң Семипалатинск полигонында үзәк коралларын беренче сынауларда катнаша.

1954-1966 елларда ХДФ-ның бүлек мөдире һәм 6 нчы идарә начальнигы урынбасары.

1966-1975 елларда ХДФ-ның 6 нчы идарә начальнигы. Яңа Җирдә үзәк коралын сынау җитәкчеләренең берсе.

1975 елда отставкага чыга.

Бүләкләре үзгәртү

Кызыл Байрак ордены (1953)[1] I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[1] II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945)[1] Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1972)[1] ике Кызыл Йолдыз ордены (1949, 1972)[1] III дәрәҗә «ССРБ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен»[1] ССРБ медальләре[1].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү