Александр Бабийчук

Бабийчук Александр Николаевич (15 август 1911 ел, Казан, Казан губернасы, Россия империясе — 6 июль 2002 ел, Мәскәү, Россия Федерациясе) — медицина фәннәре докторы, профессор, медицина хезмәтенең генерал-майоры[1][2]. Бөек Ватан сугышы 4 нче һава армиясенең флагман табибы вазыйфасында эшләгән[3], сугыштан соң Хәрби-һава көчләрендә медицина хезмәтен җитәкли. Космик медицина үсешенә, шулай ук космонавтларны сайлап алу һәм әзерләү практикасына зур өлеш кертә, бу хакта үзенең «Человек, небо, космос» китабында сөйли. 1960 елда космонавтлар отрядына беренче җыелманың Баш медицина комиссиясе рәисе була[4].

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
 Россия
Туу датасы 15 август 1911(1911-08-15)
Туу урыны Казан, Россия империясе
Казан губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 6 июль 2002(2002-07-06) (90 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Ваганьков зираты[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Биографиясе үзгәртү

Александр Николаевич Бабийчук 1911 елның 15 августында Казан шәһәрендә туа. 1931 елның 18 июнендә ирекле рәвештә Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә керә. 1936 елда 1 нче Киев медицина институтын тәмамлый. Штурман әзерлеге курсы уза һәм очучы-күзәтүче сыйфатында оча.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Бөек Ватан сугышы вакытында 1941 елның ноябреннән 1942 елның апреленә кадәр авиамәктәпнең өлкән табибы вазыйфасын башкара. 1942 елның апреленнән июленә кадәр Көньяк фронтның Хәрби-һава көчләре идарәсенең флагман табибы ярдәмчесе итеп билгеләнә, 1942 елның июленнән алып 1942 елның сентябренә кадәр һәм 1943 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Төньяк Кавказ фронтының һава армиясенең флагман табибы була, 1942 елның сентябреннән 1943 елның гыйнварына кадәр — Кавказ арты фронтының, 1943 елның ноябреннән 1944 елның маена кадәр — 4 нче Украина фронты, һәм сугыш ахырына кадәр — 2 нче Белоруссия фронтының флагман табибы була. 4 нче һава армиясенең баш табибы була.

Ул Кавказ өчен сугышларда, Кырым һәм Белоруссияне азат итүдә катнаша. Медикларны мобилизацияләү, шулай ук авиачастьләргә кирәкле хирургик ярдәм күрсәтү өчен авиация-техник частьләрнең җыелма лазаретларын оештыруда актив катнаша.

Сугыштан соңгы еллар үзгәртү

1948 елда Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясе медицина хезмәте башлыгы итеп билгеләнә. 1959 елда Хәрби-һава көчләренең медицина хезмәте башлыгы итеп билгеләнә. 1959 елның 30 сентябрендә Хәрби-һава көчләре баш командующие һәм баш хәрби-медицина идарәсе башлыгы боерыгы белән Баш медицина комиссиясе төзелә, аның рәисе ул була.1960 елда космонавтлар отрядына беренче җыелма уза, алар арасында Юрий Гагарин да була[5]. Әлеге комиссиянең төп бурычы космонавтлыкка кандидатларны тикшерү нәтиҗәләре буенча ахыргы эксперт медицина бәяләмәсен чыгару була[6][7].

1974 елда Кораллы Көчләрдән азат ителә.

Эштән киткәннән соң 1974 елдан 1990 елга кадәр Дәүләт фәнни-тикшеренү гражданлык авиациясе институтында эшли, анда өлкән фәнни хезмәткәр, ә аннары бүлек башлыгы булып эшли.

2002 елның 6 июлендә вафат булды. Мәскәүдә Ваганьков зиратында җирләнә (7 нче участок).

Хәрби исемнәре үзгәртү

  • 2 ранг хәрби табиб
  • медицина хезмәте майоры
  • медицина хезмәте подполковнигыы
  • медицина хезмәте подполковнигы
  • медицина хезмәте генерал-майоры

Бүләкләре үзгәртү

Хезмәтләре үзгәртү

  • Бабийчук А. Н. Человек, небо, космос. — М.; Воениздат, 1979.
  • Бабийчук А. Н. Медицинские аспекты обеспечения безопасности полетов гражданской авиации. — М.: Воздушный транспорт, 1988. — С. 10—15.
  • Авиационная медицина / ред. А. Н. Бабийчук. — Москва : ДОСААФ, 1980. — 247 с.
  • Бабийчук А . Н . Современная авиация и медицинское обеспечение безопасности полётов. — Военно-Медицинский журнал № 1, 1964[8]
  • Бабийчук А . Н . Некоторые задачи авиационной и космической медицины на современном этапе. — Военно-Медицинский журнал № 9, 1965[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Подвиг народа.
  2. Военно-исторический журнал: орган Министерства обороны Союза ССР.— Воен. изд-во. Министерства обороны Союза ССР, 1980.— 622 с.
  3. Бабийчук Александр Николаевич :: Память народа.pamyat-naroda.ru.Дата обращения: 12 апреля 2021.
  4. Отряд космонавтов ЦПК ВВС.www.astronaut.ru.Дата обращения: 12 апреля 2021.
  5. Первушин А.И. . — ISBN 978-5-521-00287-0.
  6. Александр Железняков. . — ISBN 978-5-457-12425-7.
  7. Валерий Куприянов. . — ISBN 978-5-04-109928-2.
  8. 8,0 8,1 Voprosy psikhologii. — Uchpedgiz, 1968. — 600 с.