«Алга» (Борай районы)

(Алга (Борай) битеннән юнәлтелде)

АлгаБорай районы матбугат органы, татар телендә чыга.

Алга
Tөр

иҗтимагый-сәяси


Нигезләнгән

1930

Тел

татар

Төп офис

452960, Борай авылы, Вострецов ур., 37

Тиражы

5918


Веб-сайт: http://alga-rb.ru/

Тарихи белешмә үзгәртү

1930 елның 19 февралендә Бөре шәһәр типографиясендә «Ленин планы өчен» дигән исем белән 2000 данәдә гәзитнең беренче саны дөнья күрә. Ул Бөре кантун комитеты һәм кантун башкарма комитеты органы була. Ә Борай районы барлыкка килгәч, ягъни 1930 елның 20 августыннан, район гәзите Борай авылында басыла башлый. Барлык районда да типография булмаганлыктан, күрше Балтач районының «Генераль линия өчен» дип аталган гәзите дә (хәзерге "Балтач таңнары") Борайда басылган.

Район басмаларын әзер кадрлар белән ныгыту максатыннан, югарырак торган гәзит редакцияләреннән, атап әйткәндә «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») республика матбугатыннан районнарга кешеләр җибәрелә. «Ленин планы өчен» гәзите редакциясенә Уфадан тәҗрибәле журналистлар Хәлил Мәннанов һәм Хәбиб Мамлиевлар килә. Бөек Ватан сугышы башлану белән редакциядә һәм типографиядә эшләүче ирләр фронтка озатыла. Редакциядә бердәнбер ир кеше, редактор Әхмәт Латыйпов кала. Ул типографиядә калган ике кыз балабелән гәзитнең бер санын да калдырмый, чыгарып баралар.

Гәзит берничә тапкыр исемен үзгәрткән. «Ленин планы өчен» исемен «Ленин байрагы»на алыштырган. Ә ХХнче гасырның 60нчы елларыннан башлап ул «Алга» исеме астында басыла.

Редакция коллективы озак еллар Хатмулла Әхмәдишин, Кавис Арсланов, Рафаэль Галиәхмәтовлар җитәкләгән. 2002нче елдан башлап аның редакторы булып Ильяс Хәмидулла улы Сафиуллин (сан буенча 19нчы редакторы) эшли. Гәзитнең сигез дистә еллык тарихында 40-50 ел гомерләрен шушында иҗат эшенә багышлаган хезмәткәрләр дә бар. Бүген «Алга» 5918 данә тираж белән басыла һәм районда иң яраткан, иң укылган гәзит булып кала.

Чыганак үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү