Акташ Упкыны

Татарстанның (РФ) Әлмәт районындагы карст күле
(Акташский Провал битеннән юнәлтелде)

Акташ Упкыны[1] (рус. Акташский Провал) — Татарстанның Әлмәт районындагы Кәләй тимер юл станциясеннән көнчыгыштагы карст упкыны.

Акташ Упкыны

Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25нче санлы Указы белән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644нче карары белән ул «төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле» булып танылган[2] .

Географиясе үзгәртү

Акташ Упкыны — карсттан чыккан акмый торган дренажсыз сулык. Татарстанның Әлмәт районы Кәләй авылы янында урнашкан. Ул түгәрәк формада, диаметры — башта 4-5 м, соңрак 50 метрга җиткән, су көзгесе (су өслеге) мәйданы - 0,03 гектар. Уртача тирәнлеге 17 м, иң тирән җирдә 25-28 м[3]. Күл тирәнлеге 20 метр булган упкын төбендә барлыкка килгән. [4]

Тарихы үзгәртү

1939 елның 7 августында басуда СТЗ тракторында тракторчы җир сөрә. Көтмәгәндә җир убыла (җимерелеп төшә) башлаган һәм тракторны тракторчысы белән бергә суырып алган (халык телендә «җир йоткан»). Шул урында 3х2 м үлчәмендә чокыр барлыкка килгән. Упкынның тирәнлеге төрле мәгълуматлар буенча 50дән 80 метрга кадәр тәшкил иткән. 1951 елдагы Г. Н. Петров мәгълүматы буенча, чокырның диаметры якынча 50 метр, тирәнлеге — 25 метр була. Упкын төбендә диаметры якынча 10 метрга тиң күл барлыкка килә. 1966 ел мәгълуматлары буенча, упкынның тирәнлеге 20 метрга чаклы кыскара, диаметры 28 м тирәсе, су көзгесенең (су өслегенең) мәйданы — 0,1 га.

Гидрологиясе үзгәртү

Күлнең күләме 3 мең м³. Җир асты сулары белән туена, тотрыклы. Суы яшькелт-зәңгәр төстә, иссез, артык минеральләшкән, үтә күренмәле. Суның химик төре — гидрокарбонат-кальцийлы[5].

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ.
  2. Адлер Тимергалин. Миллият сүзлеге. Акташ Упкыны. «Безнең мирас». 2014 ел, июнь, 104нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Адлер Тимергалин. Миллият сүзлеге. Акташ Упкыны. «Безнең мирас». 2014 ел, июнь, 104нче бит
  2. ПОСТАНОВЛЕНИЕ КМ РТ от 29.12.2005 N 644 «О ВНЕСЕНИИ ИЗМЕНЕНИЙ В ОТДЕЛЬНЫЕ НОРМАТИВНЫЕ ПРАВОВЫЕ АКТЫ СОВЕТА МИНИСТРОВ ТАТАРСКОЙ АССР, КАБИНЕТА МИНИСТРОВ ТАТАРСКОЙ ССР И КАБИНЕТА МИНИСТРОВ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ПО ВОПРОСАМ ОСОБО ОХРАНЯЕМЫХ ПРИРОДНЫХ ТЕРРИТОРИЙ»
  3. Погружение в Акташский провал. 2020-02-07 тикшерелгән.
  4. Главный редактор А. И. Щеповских. Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан, издание второе. әлеге чыганактан 2018-06-21 архивланды.
  5. Особо охраняемые природные территории. әлеге чыганактан 2012-07-07 архивланды. 2020-08-19 тикшерелгән.