Аксубай районы флагы

Аксубай районы флагыТатарстан Республикасы Аксубай районы муниципаль берәмлекнең рәсми символы һәм танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2005 елның 20 декабрендә расланган[1] һәм теркәү номеры 2172 булган Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 71 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Аксубай районы флагы
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Аксубай районы

Тасвирлама үзгәртү

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — яшел һәм кызыл буйларга бүленгән, флаг сабы ягыннан тукыманың ¼ мәйданын биләгән күк өчпочмак кушылган, стильләштерелгән сары кояш һәм аңа каршы очучы өч ак күгәрчен сурәте урнаштырылган туры почмаклы тукыма».[2]

Символиканың нигезләнүе үзгәртү

Татарстанның Аксубай районы флагы Аксубай районы гербы нигезендә эшләнгән. Районның флагы символлар һәм аллегорияләр теле белән районның мәдәни, тарихи һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Канат очлары белән бер-берсенә кагылып, кояшны әйләндереп алган көмеш төстәге өч кош — район территориясендә өч халыкларның: чуашларның, татарларның һәм русларның тыныч һәм гармонияле яшәвен символлаштыра. Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Сары кояш төсе Аксубай районын үзенчәлекле, бай гореф-гадәтләргә бай җир буларак күрсәтә, анда яшәүчеләр үзләренең ата-бабалары турындагы истәлекләрне саклыйлар һәм ата-аналар турында кайгырталар дип сүрәтли. Кояш — уңдырышлылык, хакыйкать, ихласлык, дан билгесе.

Тукыманың өч өлешле символикасы да күп мәгънәгә ия: өлешләр район икътисадының юнәлешләрен символлаштыра: нефть, игенчелек, терлекчелек; басулар, ел фасыллары алмашын һәм аңа нигезләнгән еллык циклны күрсәтәләр, шулай итеп, район җитештерүнең авыл хуҗалыгы юнәлешенә төп тармак буларак басым ясала.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт, матурлык символы.

Зәңгәр төс — намус, намуслылык, рухият символы булып тора.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңарыш символы.

Флагны эшләүдә Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова (Мәскәү), Ф.Дәүләтшина һәм Ю.Зарипова (Әлки районы), Р.Минһаҗева (Чистай) авторлар коллективы катнашты.


Моны да карагыз үзгәртү

Аксубай районы гербы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Решение Совета Агрызского муниципального района Республики Татарстан от 01.08.2006 № 7-5 «О флаге муниципального образования „Агрызский муниципальный район Республики Татарстан“»
  2. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү