Ак Күбе́к (Аккүбә́к) хан (? - 1550 тирәсе), Әстерхан ханы (1532-33, 1545-50). Себер ханы Мортаза улы, Әстерхан ханы Касыймның туганнан туганы.

Аккүбәк
Әстерхан ханы
Вазыйфада
1532 ел – 1533 ел
Аңа кадәр Касыйм II
Дәвамчысы Габделрахман
Әстерхан ханы
Вазыйфада
1545 ел – 1546 ел
Аңа кадәр Габделрахман
Дәвамчысы Ямгырчы
Әстерхан ханы
Вазыйфада
1547 ел – 1550 ел
Аңа кадәр Ямгырчы
Дәвамчысы Ямгырчы
Туган төгәл билгеле түгел
Үлгән 1550 ел
Әти Муртаза[d]

Нугай Урдасының көчсезләнүеннән файдаланып, чиркәс көчләре ярдәмендә Касыйм ханны тәхеттән куа һәм үзе утыра (1532). Үз ханлыгын ныгыту, аның Нугай Урдасы белән Кырым ханлыгыннан бәйсезлеге сәясәтен алып бара. 1533 елда, Габделрахман хан аның тәхетен яулап алгач, Төньяк Кавказ төбәгенә качарга мәҗбүр була. 1545 елда Әстерхан тәхетен кайтарып ала, әмма 1546 елда Ямгырчы хан аны чиркәсләр ярдәмендә бәреп төшерә. Кырым ханы Сәхибгәрәй Хаҗитарханны алганнан соң (1547), Ак Күбек ханы кабат тәхеткә утырта. Соңрак Ямгырчы хан рус гаскәре ярдәмендә аның урынын биләүгә ирешә.

Элгәре:
Касыйм II
Әстерхан ханы

1532-1550
Аннары:
Габделрахман

Әдәбият үзгәртү

  • Кушева Е.Н. Народы Северного Кавказа и их связи с Россией. М., 1963;
  • Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XV-XVI вв. М., 1984.

Чыганаклар үзгәртү