Акбаш (Свердловск өлкәсе)

Акбаш (рус. Акбаш) — Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы составына керүче авыл.

Акбаш
Халык саны 698 (2010, ҖанисәпEdit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 56°18'тн, 59°4'кнч
Почта индексы 623089 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи мәгълүмат

үзгәртү

Элек Пермь губернасы, Красноуфим өязенә кергән бу авылны башкорт галимнәре үзләренеке дип исәплиләр. Ләкин 1869 нчы елда чыккан “Список населённых пунктов Пермской губернии” дигән документта бөтен авыллар да татар авыллары дип күрсәтелгән. Авылның байтак халкы мишәр булганлыгы да билгеле. Ләкин кайсыдыр вакытта аларны башкорт катлавына да керткән булганнар.

1834 елдагы ревизия (кеше санын алу) буенча Акбашта 106, ә 1863 елда 119 кеше яшәгән. Йортлар саны 22 булган.

Революциягә кадәр Акбаш Красноуфим өязенең Табын вулысына кергән.[1]

Климат

үзгәртү

Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[2]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
1834 1863 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
106  119 679  698 341 357

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99%).[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Калып:Түбән Сырга районы