Айтматов укулары
2019 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә “Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен” язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумы уза. Аны “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме һәм ТР Фәннәр академиясе оештыра.
Форум “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме формалашуы башлангычында торган язучы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган. Аның әсәрләре дөньяның 170 теленә тәрҗемә ителгән һәм гомуми тиражы 100 миллионнан артык экземплярда басылган. Форумның төп темасы - “Зур үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният” була. Аның эшендә язучылар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, интеллектуаллар катнаша.
Форумда катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: “Безнең өчен Татарстанда язучылар һәм интеллектуаллар форумын уздыру зур горурлык. Айтматов укулары, барыннан да элек, дөньядагы халыклар арасында мәдәниятләр диалогын җайга салучы актуаль бурычлар белән бәйле. Мәдәниятләр диалогы - куәтле, йомшак, бары тик аның аша гына бу каршылыклы дөньяда уртак тел табуга ышаныч күренә.
Без глобаль процесслар, техник алгарыш җимешләрен татып, тату яшәү юлларын табарга тиеш”, - дип ассызыклап үтә.
Дәүләт Киңәшчесе Чыңгыз Айтматов белән якыннан аралашуын, аның белән бәйле хатирәләре белән уртаклаша. “Чыңгыз Айтматов – планета зурлыгындагы кеше. Кайвакыт аның фикерләү киңлекләре акылга сыймаслык булып тоела. Бөтен дөньяга танылган язучы һәм дипломат буларак, Чыңгыз Айтматов чын мәгънәдә дөнья илчесе булды. Ул бүген безне бергә җыйды һәм без киләчәктә аның юлын дәвам итәргә, акрынлап кыенлыкларны җиңеп, үзара аңлашуны эзләргә һәм табарга тиешбез”, - дип белдерә чарада Минтимер Шәймиев.
Ул Кыргызстаннан килгән кунак – “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” вице-президенты Динара Жумабаевага 2000 елда Чыңгыз Айтматов һәм казах шагыйре Олжас Сөләйманов Казанга килгәч өчәү бергә төшкән фотографияне бүләк итә.
Форум кысаларында “Чыңгыз Айтматов - Көннәр һәм гасырлар” документаль фильмы күрсәтелә.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз.
|
Мәкалә энциклопедик булмаган стильдә язылган яки татар теленең белешмә-энциклопедик нормаларына туры килмәгән эчтәлеккә ия. Мәкаләне Википедия стилистик тәртипләренә туры китерергә кирәк.
|