Айрат Ишмөхәммәтов

Айрат Ишмөхәммәтов (4 август 1932 ел29 февраль 2004 ел) — совет, Россия физиологы; медицина фәннәре докторы (1970), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы; Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2004).

Айрат Ишмөхәммәтов
Туган 4 август 1932(1932-08-04)
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 29 февраль 2004(2004-02-29) (71 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Эш бирүче Московский городской научно-исследовательский институт скорой помощи имени Н. В. Склифосовского[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Айрат Исмәгыйль улы Ишмөхәммәтов 1956 елда Башкорт медицина институтын тәмамлый [1].

1956-1959 елларда Белорет районының Тирлән участок хастаханәсендә эшли. 1963 елдан ССРБ Медицина фәннәре академиясенең медицина радиология фәнни-тикшеренү институтында (Обнинск) лаборатория мөдире.

1972 елдан ул Н. В. Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтында клиник физиология, радиоизотоплы диагностикалау һәм компьютер томографиясе бүлеге (лаборатория) җитәкчесе (Мәскәү).

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

1963 елда кандидатлык диссертациясе, 1970 елда— докторлык диссертациясе яклый. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, медицина фәннәре бүлекчәсендә тора.[2].

Төп тикшеренү юнәлешләре:

  • стронгилоидозның (паразитарное заболевание человека) патологик чагылышы,
  • эчәкләрдә төрле матдәләрнең сеңдерелү механизмы,
  • аш сеңдерү органнары авыруларын радионуклидлы диагностикалау,
  • гомуми һәм клиник физиология,
  • функциональ һәм нур диагностикасы,
  • кискен авыруларны һәм җәрәхәтләрне дәвалау нәтиҗәлелеген диагностикалауны һәм бәяләүне мәгълүмат-математик тәэмин итү.

Ашыгыч хирургиядә кулланылган компьютер технологияләрен, радиоизотоплы диагностика ысулларын, компьютер томографиясен камилләштерә; ашказаны-эчәк трактын тикшерү өчен радиокапсула эшли.

Н. В. Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтында илдә беренче радиоизотоплы диагностикалау һәм рентген компьютер томографиясе тәүлек әйләнәсенә эшләгән клиник физиологиянең күп профильле лабораториясен оештыра.

Клиник-физиологик ысулларны эшләү һәм медицина фәненә һәм сәламәтлек саклауга кертү проблемалары буенча кайбер галимнәр советы һәм комиссияләр әгъзасы булып тора. «Зур медицина энциклопедиясе» (1974-1988, мөхәрририят бүлегенең галим секретаре), «Кыскача медицина энциклопедиясен» (3 томда, 1972-1974) һәм «Медицина терминнарының энциклопедик сүзлеген» (3 томда, 1982-1984) чыгаруда катнаша.

300-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 14 монография, 1 уйлап табу авторы.

Сайланма хезмәтләре үзгәртү

Чыганагы — Электрон тасвирлама РНБ

    • Баимбетов Л. Г., Ишмухаметов А. И. Легочный кровоток и коррекция его нарушений при заболеваниях сердца и легких. — Уфа : Полиграфкомбинат, 2000. — 239 c.
    • Баимбетов Л. Г., Ишмухаметов А. И. Лечение заболеваний органов пищеварения на курортах Башкирии. — Уфа : Башк. кн. изд-во, 1980. — 208 с.
    • Ишмухаметов А. И. Изучение всасывания при заболеваниях органов пищеварения методами радиоиндикации : Автореф. дис. … д-ра мед. наук. — Обнинск, 1969. — 24 с.
    • Ишмухаметов А. И. Клиника и лечение стронгилоидоза : Автореф. дис. … канд. мед. наук. — М., 1963. — 16 с.
    • Ишмухаметов А. И. Клиническая физиология неотложных состояний. — М. : Ремедиум, 2004. — 110 с. — ISBN 5-901302-16-8
    • Ишмухаметов А. И. Радиоизотопная диагностика заболеваний органов пищеварения. — М. : Медицина, 1979. — 280 с.
    • Ишмухаметов А. И. Радиоизотопное исследование всасывания жиров, белков и витамина B12 при заболеваниях органов пищеварения. — М. : Медицина, 1970. — 192 с.
    • Ишмухаметов А. И. Стронгилоидоз. — М. : Медицина, 1965. — 67 с. . — (Библиотека практического врача).

Бүләкләре үзгәртү

  • ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең биш дипломы һәм ике медале (1965, 1967, 1973)
  • ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1971)
  • Россия Фәннәр академиясенең дәүләт гыйльми стипендиясе лауреаты
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2004)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкирская энциклопедия
  2. Академия наук Республики Башкортостан

Сылтамалар үзгәртү