Айрат Гобәйдуллин

Айрат Марат улы Гобәйдуллин (4 гыйнвар 1965 ел, Казан) - археолог, тарих фәннәре докторы, Идел-Урал төбәгенең урта гасырлар археологиясе буенча белгече, ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының урта гасыр археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре.

Айрат Гобәйдуллин
Туган телдә исем Айрат Марат улы Гобәйдуллин
Туган 4 гыйнвар 1965(1965-01-04) (59 яшь)
ТАССР Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре археолог
Бүләк һәм премияләре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале

Биографиясе үзгәртү

1990 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1990 елда укуын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты археология бүлегенә укырга керә. 1993 елда А. Х. Халиков җитәкчелеге астында аспирантурада укуын тәмамлый. 1993 елдан 1994 елга кадәр Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында археология-реставрация бүлеге мөдире була. 1994 елда ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына археология бүлегенә фәнни хезмәткәр буларак эшкә алына.

1996 елның июнендә Өфе шәһәрендә «Идел Болгары шәһәрлекләрен фортификацияләү» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1995 елдан 2013 елга кадәр ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Археологик тикшеренүләр милли үзәгендә эшли. 2014 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр ТР ФАнең А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының урта гасыр археологиясе бүлегендә эшли.

Эшчәнлеге үзгәртү

100 дән артык фәнни мәкалә авторы, шул исәптән бер монография һәм өч китап. Университетта укыганнан соң (1988 елдан) Татарстанның төрле районнары территориясендә, Куйбышев сусаклагычы йогынтысы зонасында археологик истәлекләр өйрәнә, урта гасыр шәһәрлекләрен тикшерә, мәсәлән: Болгар, Куралово (Иске Куйбышев), Коминтерн II, Камай, Алабуга, Кашан I, шулай ук Казан кремлендә эшли.

Бүләкләре үзгәртү

Төп фәнни басмалар үзгәртү

Монографияләр үзгәртү

Фортификация городищ Волжской Булгарии. – Казань: Институт истории АН РТ, 2002. – 232 с.

Китаплар үзгәртү

Города Волжской Булгарии. Серия «История татар». – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 48 с. (соавт.: И.Р. Каримов).
Фортификационный словарь. 2-ое издание, дополненное и переработанное. – Казань: Институт истории АН РТ, 2006. – 144 с.

Мәкаләләр үзгәртү

Губайдуллин А.М. О классификации городищ Волжской Булгарии // Археологическое изучение булгарских городов. – Казань: Мастер Лайн, 1999. – С. 72–76.
Губайдуллин А.М. Способы возведения и типы булгарских оборонительных сооружений // Татарская археология. Тюрко-степное Средневековье. – Казань: Институт истории АН РТ, 2000. – С. 168–176.
О возникновении булгарской фортификации // Уч. зап. Казанского гос. ун-та. – Т. 151. Серия: Гуманитарные науки. Кн. 2, ч. 1. – Казань: Изд-во Казанского гос. ун-та, 2009. – С. 24–28.
О фортификации городища Сувар // Филология и культура. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2012. – №2 (28). – С. 217–220.
Исследования на Старокуйбышевском городище // Поволжская археология. – Казань: ИД «Казанская недвижимость», 2012. – № 2. – С. 223–229.
Булгарские крепостные сооружения (к истории изучения) // Казанская наука. – Казань: Казанский издательский дом, 2013. – № 12. – С. 28–32.
К истории изучения городищ Казанского ханства // Казанская наука. – Казань: Казанский издательский дом, 2013. – № 12. – С. 33–38.
Некоторые итоги исследования фортификации городищ XII–XIII веков // Казанская наука. – Казань: Казанский издательский дом, 2014. – № 4. – С. 32–35.
Фортификация городищ XIII–XIV веков правобережья реки Волга // Казанская наука. – Казань: Казанский издательский дом, 2014. – № 4. – С. 36–38.
Краткий анализ фортификации X–XVI веков на территории Среднего Поволжья // Филология и культура. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2014. – № 2 (36). – С. 236–239.
Пространственное размещение средневековых городищ на территории Среднего Поволжья // Филология и культура. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2015. – № 1 (39). – С. 278–282.
О дополнительных укреплениях средневековых городищ // Филология и культура. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2015. – № 2 (40). – С. 299–302.
Некоторые итоги изучения фортификации города Болгара XIV века // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. – Казань: Изд-во КазГУКИ, 2015. – № 2. – Ч. 2. – С. 102–105.
Методика реконструкции оборонительных сооружений городищ X–XVI веков Среднего Поволжья // Поволжская археология. – Казань: Фэн, 2015. – №3. – С. 125–143.
Губайдуллин А.М. Сравнительный анализ фортификации Казанского и Сибирского ханств // Поволжская археология. – Казань: Фэн, 2016. – №4. – С. 173–181.

Чыганаклар үзгәртү