Айдан Шенер (төр. Aydan Şener; 1963 елның 1 марты, Килис, Төркия) — Төркия моделе һәм киноактриса, «Королёк — птичка певчая» сериалында Фәридә роле белән танылган.

Айдан Шенер
Туган телдә исем төр. Aydan Şener
Туган 1 март 1963(1963-03-01)[1][2] (61 яшь)
Килис, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре актёр, модель, матурлык бәйгесендә катнашучы

 Айдан Шенер Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Айдан Шенер 1963 елның 1 мартында Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы кечкенә Килис шәһәрендә музыка белгече һәм хуҗабикә татар гаиләсендә туа.

Айданның ата-бабалары ата линиясе буенча Казаннан була[3]. 1877 елда, чукындыруны кабул итәргә теләмичә, бабасы гаиләсе белән эмиграцияләнә[4]. Ул вакытта күп кенә мөселманнар, христианлыкны кабул итәргә теләмичә, туган җирләрен ташлап, Төркиягә күченә.

Айдан Шенер кечкенә вакытта, әти-әнисе Бурсага күчеп килә, ул анда мәктәпне тәмамлый.

Унсигез яшендә Айдан Шенер «Төркия гүзәле» матурлык конкурсында җиңеп, үз илен 1981 елда «Дөнья Гүзәле» исеменә тәкъдим итә[5]. «Төркия гүзәле» титулын алгач, ул модель бизнеста уңышка ирешә. Шулай ук рекламада төшә.

Тиздән кинода дебют ясый. «Королёк — птичка певчая» сериалында Фәридә роле аңа дөнья данын китерә.

1983 елда Айдан Шенер Айхан Акбинга кияүгә чыга. Ул вакытта Акбин футбол буенча Төркия җыелма командасы уенчысы була. Биш елдан соң аларның кызлары Эҗем (Ecem) туа[6]. 1991 елда алар аерылышалар.

Кинокарьера үзгәртү

Айдан Шенер Решат Нури Гүнтекинның «Королёк — птичка певчая» китабын экранлаштыруда Фәридә роле белән таныла. Роман дөнья классикасы дип таныла. Фильмның режиссёры — Осман Седен.

Актрисаның тагын бер танылган фильмда төшә — «Млечный путь». Айдан Зөләл исемле төп героиня ролен башкара.

Аннары ул «Заклеймённые розы» («Mühürlü güller») сериалында Муалла-ханым ролен башкара.

Нигездә, драматик һәм мелодраматик сериалларда төшә. Айдан Шенер сүзләренчә:

«Төркиядә фильмнар төшерелә, әмма теләгәнчә күп түгел. Бездә профессиональ, кызыклы актерлар күп, әмма алар тормышка акча эшләү өчен нинди дә булса телевизион проектларда катнашырга, рекламада төшәргә мәҗбүр»[3].

Казанга килү үзгәртү

2004 елның июнендә Айдан Шенер Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Казанга килә[6]. Россиягә ул ата-бабаларының җирен күрергә теләгән әтисе белән килә. Актриса татар-төрек лицееның чыгарылыш балында кунак була, Ауразиянең Бөтендөнья мирасы шәһәрләре халыкара конференциясе ачылышында катнаша, шулай ук татар халкының милли бәйрәмендә Сабантуйда катнаша[3].

2007 елда актриса яңадан Казанга килә. Бу юлы Айдан «Алтын мөнбәр» III Халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасына килә. Мостафа Балчик белән бергә «Бабай» фильмы режиссёры Альберт Шакировка «төрки дөнья халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдырган өчен» ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасының махсус бүләген тапшыра[7].

Айдан Шенер үзенең килүе турында болай дигән:

«Мин Казанга 3 ел элек килдем һәм монда кабат килүемә шатмын. Бу фестиваль кинематографны үстерүгә зур өлеш кертә»[8].

2013 елда Татарстан башкаласына IX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең шәрәфле кунагы буларак әтисе һәм апасы белән килә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Айдан Шенер үзенең татар тамырлары турында сөйли:

«Әбиемнең әтисе — Казаннан, ә әбинең әнисе – Кырым татары. Шуңа күрә мин бераз Казан татары»[9].

Фильмография үзгәртү

  • «Küçük Ağa» (ТВ) (1983) — Эмине
  • «Королёк — птичка певчая» (1986) — Фериде
  • Yeniden dogmak (сериал) (1987) — Фатма
  • «Млечный путь» (1989) — Зюляль
  • «Два лица Стамбула» (ТВ) (1991)
  • Yol Palas Cinayeti (сериал) (1991)
  • «Ay Işığında Saklıdır»(ТВ) (1996) — Шуле
  • «Yüzlesme» (ТВ) (1996) — Гюляй Гюль
  • «Bir askin bittigi yer» (1996) — Айша
  • «Nefes Alamıyorum» (сериал) (1996) — Суна
  • «Nice yillardan sonra» (сериал) (1997) — Нильгун
  • «Huznun yuzu» (ТВ) (1997) — Ебру Ертюрк
  • «Ah Nalan Ah» (ТВ) (1997) — Налан
  • Sakin Kasabanın Kadını (1997) — Серап
  • «Kumru» (ТВ) (2000) — Кумру
  • «Mühürlü güller» (сериал) (2003) — Муалла
  • «Beni bekledinse» (ТВ) (2004) — Эмине
  • «Masum degiliz» (сериал) (2005) — Зейда
  • «Evimin Erkeği» (сериал) (2007)
  • «Fikrimin İnce Gülü» (сериал) (2007) — Зехра
  • «Sürgün Hayatlar» (сериал) (2008) — Эулюль
  • «Kırmızı Işık» (сериал) (2008) — Сунушу
  • «Yıllar sonra» (2011)
  • «Kalbimdeki deniz» (сериал) (2017) — Zahide Oğuz

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. ČSFD — 2001.
  3. 3,0 3,1 3,2 Интервью с Айдан Шенер в "Казанских ведомостях". әлеге чыганактан 2012-03-30 архивланды. 2021-03-11 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Интервью» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  4. Айдан ШЕНЕР: Я очень люблю свою свободу
  5. Как сложилась жизнь звезды сериала «Королек — птичка певчая» Айдан Шенер
  6. 6,0 6,1 Айдан ШЕНЕР: Я мусульманка, но паранджа не для меня!
  7. Список победителей III МФМК "Золотой Минбар"
  8. Информационное агентство «Татар-информ», 12 сентября 2007 г.. әлеге чыганактан 2009-04-20 архивланды. 2009-05-06 тикшерелгән.
  9. Киноактриса Айдан Шенер: «Я немного казанская татарка»

Сылтамалар үзгәртү