Төп менюны ачу

Иркә (чын исеме Айгөл Миншакирова; 6 апрель 1984 ел, ТАССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылы) — татар эстрадасының яшь һәм популяр җырчысы.

Иркә
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Айгөл Миншакирова

Туу көне

6 апрель 1984(1984-04-06) (35 яшь)

Туу урыны

Аксубай районы Яңа Ибрай авылы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССБР байрагы ССРБРусия байрагы Русия Федерациясе

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Псевдонимнар

Иркә

Лейбллар

Bars Records

Тормыш юлыҮзгәртү

Айгөл 1984 елнын 6 апрелендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. Ул гаиләдә бердәнбер кыз, Айгөлнең өч абыйсы бар. Айгөл мәктәптә укыганда классында ин озын буйлы кыз була, шул сәбәпле баскетбол уены белән мавыга. 16 яшендә Иркә авылдан Чаллы шәһәренә укырга китә. Чаллы музыкаль мәктәбендә укыган дәвердә, ул шулай ук төрле атаклы группалар, жырчылар белән концертларда катнашып йөри. Соныннан ул «Барс Медиа» компаниясе тарафыннан уздырылган «Йолдызлар Фабрикасы»нда катнашып танылып китә.

Иркә тамашачының күңелен үзенә генә хас булган кием һәм җырлау стиле белән яулап ала.

Айсылу исемле кызы бар.

ДискографиясеҮзгәртү

  • Бәхетле булыр идең (2007)
  • Яңадан тудым (2007)
  • Әллә миңа рәхәт дисеңме? (2009)
  • Бик әйбәт (2011)
  • Карлыгачта хәбәрем юк (2012)
  • Тулы бәхет (2014)

Шулай ук карагызҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү