Азәрбайҗан милли китапханәсе

М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан милли китапханәсе (әзери. Azərbaycan Milli Kitabxanası) — Азәрбайҗанның иң зур китапханәсе.

Азәрбайҗан милли китапханәсе
әзери. Azərbaycan Milli Kitabxanası
әзери. M.F. Axundov adina Azerbaycan Milli Kitabxana[1]
Нигезләнү датасы 23 май 1923
Рәсми исем Azərbaycan Milli Kitabxanası
Менеджер/директор Tahir Kərimov[d]
Дәүләт  Әзербайҗан
Административ-территориаль берәмлек Бакы
Урын Бакы
Әгъзалык Бөтендөнья электрон китапханәсе[d][2], Conference of European National Librarians[d][1] һәм Библиотечная Ассамблея Евразии[d][3]
Хезмәткәрләр саны 210
Адрес 29 Khagani Street, Baku 1000
Рәсми веб-сайт millikitabxana.az
Изображение знака с названием места или объекта
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите National Library of Azerbaijan
Карта
 Азәрбайҗан милли китапханәсе Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Китапханә 1923 елның 23 маенда ачыла. 1939 елда китапханә Азәрбайҗан фикер иясе, драматург һәм нәшриятчы Мирза Фатали Ахундов хөрмәтенә оештырыла.

Хәзерге вакытта милли китапханәдә 25 бүлек һәм 26 сектор бар. Китапханә фондында 4 млн 513 мең нәшрият материалы саклана. 2005 елда Азәрбайҗанның Министрлар Кабинеты китапханәгә «Милли китапханә» статусын бирә.

Китапханәдә милли басмалар, Азәрбайҗан һәм чит ил авторларының әсәрләре һәм Азәрбайҗан турында чит илләрдә нәшер ителгән әдәбият туплана һәм саклана. 2005 елда нәшриятлар һәм полиграфия предприятиеләреннән алынган мәҗбүри нөсхәләр нигезендә китапханә ел саен, 1990, 1991, 2000, 2001 елларда «Азәрбайҗан китаплары»н чыгара.

2003 елдан китапханә автоматлаштырылган идарә системасын куллана башлый. Моның өчен VTLS — Virtua программасы кулланыла. Милли китапханә фондларында электрон каталог булдыру эше белән бергә китапханә фондларында саклана торган китапларның электрон версиясен булдыру эше башлана.

2005 елда китапханә «Европа Милли китапханәләр Конфрансы» халыкара оешмасы әгъзасы була.

Китапханә бинасы архитектурасы үзгәртү

Китапханәнең заманча бинасы 1960 елда Микаил Усейнов(рус.) проекты буенча төзелә[4], ә киләсе ел башында ук китапханә эшли башлый. Китапханәнең яңа бинасын ачу тантанасында Азәрбайҗанның халык язучысы Сөләйман Рәгыймов(рус.) һәм Азәрбайҗанның Фәннәр академиясе президенты академик Юсиф Мамедалиев(рус.) чыгыш ясыйлар[5].

Китапханә бинасының көньяк фасады Хагани урамына Сахил бакчасына күренеш белән чыга, ә көнчыгыштан Рәшит Бәйбутов урамына чыга. Бу фасадлар зур террасадагы лоджияләрдә урнашкан Азәрбайҗан һәм дөнья мәдәниятенең төрле эшлеклеләре — фарсы шигърияте классигы Низами Гәнҗәви, грузин шагыйре Шота Руставели, рус шагыйре Александр Пушкин (скульптор — Әхмәт Цаликов), рус галиме Дмитрий Менделеев (скульптор — Эльмира Гусейнова)[6], азәрбайҗан мәгърифәтчесе Хәсән-бәк Зардаби, рус язучысы Максим Горький (скульптор — Хаят Абдуллаева), азәрбайҗан композиторы Гозәир Хаҗибәков, азәрбайҗан шагыйре Сәмәд Вургун, фарсы шагыйрә Мәхсәти Гәнҗәви, азәрбайҗан дирижёры һәм композитор Ниязи, опера җырчысы Бүлбүл (скульптор — Намик Дадашов)[7], шагыйрь Рәсүл Рза, азәрбайҗан шагыйре Мирзә Әләкбәр Сабир, урта гасыр архитекторы Әҗәми Нахчывани (скульптор — Закир Әхмәдов)[8], тәбриз рәссамы-миниатюрист Солтан Мөхәммәд сыннары белән бизәлгән[5]. Көнчыгыш фасадның лоджия фронтонында урнашкан Бүлбүл, Ниязи, Рәсүл Рза, Әҗәми Нахчывани, Сабир һәм Солтан Мөхәммәд сыннары төп көньяк фасад лоджиясенә урнаштырылганнан сыннардан соңрак урнаштырылалар[9].

Китапханәнең китап саклау урыны дүрт ярустан тора, дүрт катны били һәм махсус лифтлар-күтәрткечләр белән җиһазландырылган. Тимер стеллажлар Мәскәү заводларында төзелгән, ә җиһазлар архитектор Н. Ф. Пащенко сызымнары буенча ясалган[5].

Фондлар үзгәртү

Азәрбайҗан әдәбияты архивы — бер нөсхәдә 7000 китап, 1875—1928 еллардагы 39 исемдәге гәҗит, 1906 елдан чыга башлаган 465 исемдәге журнал, 716 фәнни хезмәт данәсе, 857 берәмлек китап-микрофильм һәм 852 газета-журнал микрофильмы. 2005 елдан электрон форматка күчерү эше башлана. Моннан тыш, китапханә фондында 121 000 нота басмасы, шулай ук 200 000 нота, 30 000 тавыш яздыру (грампластинкалар), 4000 нота һәм пьеса кулъязмасы, 10 000 музыка буенча китап җыелган. Китапханәдә милли тавыш язу һәм ноталарның архив фонды саклана. Бу илдәге бердәнбер алтын фонд. 1981 елдан китапханәдә «Азәрбайҗан композиторлары кулъязмалары» фонды эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://web.archive.org/web/20221226144622/https://www.cenl.org/member-libraries/
  2. https://www.wdl.org/en/partners/
  3. https://web.archive.org/web/20240124094931/https://bae.rsl.ru/members
  4. Əliyeva İ. Uzun ömrün naxışları(азәр.) // Azərbaycan : газета. — С. 5.
  5. 5,0 5,1 5,2 Таиров К. «Ахундовская библиотека» — от трех комнат к четырем этажам // IRS-Наследие : журнал. — № 4 (34). — С. 54—57.
  6. Микеладзе Г. Асмер Нариманбекова. Свой путь наследницы – Очерк // 1news.az.
  7. Намик Дадашов. butagallery.com.
  8. Закир Ахмедов, скульптор: «Знание теории в нашем деле немаловажно, но практика — важнее» // Азербайджанские известия.
  9. Yerfi R. Milli Kitabxananın (adları yazılmayan) heykəlləri // senet.az.

Сылтамалар үзгәртү