Азәрбайҗан биюе

Азәрбайҗан халык биюләре (азәрб. Azərbaycan xalq rəqsləri; آذربایجان خالق رقسلری) — азәрбайҗан халкының бию сәнгате. Азәрбайҗан биюләренең музыкаль үлчәме — 6/8 һәм 3/4[1]. Азәрбайҗан халык биюләре бик борынгы тарихка ия. Моны Гобустанда кыя-ташларга төшерелгән рәсемнәр дәлилли. Башта биюләр йола башкару рәвешендә була, урта гасырлар башыннан Әзербайжанда төрле бию төрләре формалаша башлый һәм Азәрбайҗан халкының сакчыл мөнәсәбәте сөземтәсендә әлегә кадәр саклана. Биюнең каһарман, көнкүреш, хезмәт, йола төрләре бар. Характеры һәм ритмы буенча азәрбайҗан халык биюләре үтә салмак, салмак һәм җанлы биюләргә бүленә. Ритмик корылышына бәйле үзенчәлекле сурәтләнештә булалар. Кагыйдә буларак, азәрбайҗан биюе өч өлешле була: беренче өлеше — түгәрәк буйлап йөрү, биюче гәүдәсен туры һәм горур тота, икенчесе — торган урында лирик тукталыш (сүзмә) һәм өченчесе — тагын түгәрәк буйлап — ышанычлы,омтылышлы һәм тантаналы хәрәкәт. Өченче өлешкә җитез ритм, хис-тойгылар чайпалуы хас. Күп биюләр, аеруча борынгылар, хайваннар я үсемлекләр атамасын йөртә: «джәйрани» — газәл, «лалә— кыр мәге, «бәнәүшә»— миләүшә, «иннаби» — җимеш һ.б. Азәрбайҗан биюләренең күпчелеге ялгыз башкарыла.

Азәрбайҗан биюе
 Азәрбайҗан биюе Викиҗыентыкта
Хатын-кыз биюе
Ир-ат биюе

Тарихы

үзгәртү

Азәрбайҗан территориясендә халык бию сәнгатенең барлыкка килүе һәм формалашуы күп гасырлар дәвамында бара. Халыкта үткән заманнардан бирле яшәп килгән «году-году», «коса-коса», «хозыр ильяс» кебек күмәк йола биюләре бик борынгы санала. Борын Азәрбайҗан территориясендәге хакимнарның сарайларында югары башкару осталыгы белән дан алган бию ансамбльләре булган.

Совет чорындагы үсеше

үзгәртү

Республикада 1920 елда Совет власте урнашкач, халык биюе яңа кешенең рухи дөньясын, идеологиясен, хезмәт эшчәнлеген чагылдырган яңа эчтәлек белән байый. «Мамык үстерүчеләр биюе», «Уңыш биюе», «Балыкчылар биюе» кебек биюләр барлыкка килә. «Мирзаи», «Узундара»» кебек борынгы хатын-кыз биюләре сәхнәләрдә куела, яңалары хасил ителә. Мәсәлән, Г. Гусейнлиның «Басти» һәм С. Рөстәмовның «Сүрия» җырлары көенә кызлар биюләре салына. Яшьләр биюләре (егетләрнең һәм кызларның бергә биюе) шулай ук киң тарала.

Азәрбайҗанда башлангыч профессиональ бию коллективы 1938 елда үзешчәнлек нигезендә корыла. Бу ансамбль борынгы һәм хәзерге заман халык биюләреннән торган репертуар белән чыгыш ясый. Эшчәнлеге республиканың үзендә, СССРда, шулай ук чит илләрдә бию сәнгатен пропагандалау белән бәйле була. Ул чордагы төп биючеләрдән Азәрбайҗан ССРның халык артистлары Әминә Дилбазины, Гөлчәчәк Җәлилованы, Алибаба Абдуллаевны, Б. Мамедовны; республиканың атказанган артистлары Туту Гамидованы, Алинә Рамазанованы һәм башкаларны атарга була.

1959 елда Азәрбайҗанда Әминә Дилбази җитәкчелегендә «Чинар» (азәрб. — Платан) дигән һәвәскәр кыз бию ансамбле оештырыла. Тиздән коллектив профессиональ халык ансамбле булып китә[1].

Биюләр өчен нота язу

үзгәртү

1930 елларда Музыка буенча гыйльми тикшеренүләр советы оештырылганнан соң, Азәрбайҗан дәүләт консерваториясе басмаларына биюләрне кертү мөмкинлеге ачыла. Халык музыкасы һәм биюләре кабинеты биючеләр өчен эш планы төзи башлый. Билгеле җырчы, халык музыкасы нечкәлекләрен яхшы белгән Бүл-Бүл бу кабинетның җитәкчесе була. Фольклор җыюда аның хезмәтләре зур була.

1937 елда «Азәрбайҗанның бию көйләре» җыентыгы басылып чыга, аны Сәид Рөстәмов әзерли. Җыентыкка иң билгеле 30 бию керә. Бу биюләр әле дә көн үзәгендә. 1950 елда С. Рөстәмов җыентыкны кабат бастыра.

1951 елда Т. Кулиев, Закир Баһиров һәм Мәммәд Сәлех «Азәрбайҗан халык биюләре» дигән җыентык бастыра.

1954 елда Р. Гаджиев Али Кәримов белән фортепиано өчен «Sünbülü» һәм «Yarış» кебек биюләрнең ноталарын яза. Бу биюләр пьесалар һәм тамашалар өчен куела.

Төрләре

үзгәртү

Тематик яктан азәрбайҗан халык биюләре хезмәт («чобаны» — «көтүче»), йола (ритуаль, календарь, туй), көнкүреш («мирзаи», «тураджи»), героик (хәрби — «дженги» һәм спорт — «зорхана»), әйләнмә-уен («яллы», «халай») һәм башка төрләргә бүленә.

Аеруча киң таралган биюләр: «терәкәмә» (күчмәчеләр биюе), «гытгылыда» (хатын-кызлар әйләнмәле биюе), туйларда, кызлар аулагында яшь хатыннар һәм кызлар тарафыннан башкарыла торган «иннаби», «джәйран-балла», «яллы» һәм башкалар.

Башкару

үзгәртү

Азәрбайҗан халык биюе, гадәттә, өч өлештән тора. Беренче өлеше түгәрәк буйлап җитез хәрәкәт итүдә тора. Икенчесе — лирик өлеш, биюче бер урында катып калгандай була («сүзмә»), биюченең гәүдәсе югарыга омтылып, горур кыяфәт ала. Өченче өлеше тагын түгәрәк буйлап омтылышы, хисле хәрәкәт итүдән тора. Биюләр гадәттә халык музыка кораллары аккомпанементы астына башкарыла: зурначылар триосы (ике зурна һәм бер нагара), сазаннар триосы (тар, кәманча, дәф) һәм башкалар. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр биюе бер-берсеннән кискен аерыла [1].

Бию музыкасы төрле: хатын-кыз биюләренең көе— салмак лирик («Тураджи», «Узундара» һ.б.) я шатлыклы-җанлы («Терәкәмә» һ.б.), ир-егет бию көйләре — тантаналы-олпат («Мирзаи» — олы яшьтәгеләр башкара торган бию һ.б.), өермәдәй җитез («Гайтагы», «Аскерани» һ.б.). Күмәк биюләр — яллы (ачык һавада башкарыла торган әйләнмәле бию), джанги (яугир ирләр биюе) киң таралган. Бию көенең такт үлчәменә (6/8) төрлелек, ритмик фигураларның кискенлеге хас (пунктир ритмнар, синкопалар еш очрый).

ЮНЕСКОның мәдәни мирасы

үзгәртү
  • 2018 елда "Яллы (кочари, тензәрә)", Азәрбайҗанның Нахичеван Автономияле Республикасының традицион күмәк биюләре буларак, ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелә[2][3].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Азәрбайҗан биюе — БСЭ
  2. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  3. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
Видеосылтамасы

Тышкы сылтамалар

үзгәртү