Авыл хуҗалыгы эшчесе (газета)
«Авы́л хуҗалыгы́ эшчесе» - авыл хуҗалыгы газетасы. Игенчелек совхозлары эшчеләре берлеге, терлекчелек совхозлары эшчеләре берлеге, МТС хезмәткәрләре берлегенең Татарстан комитеты органы. 1927 елның 1 ноябреннән 1932нең 18 октябренә кадәр Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.
Авыл хуҗалыгы эшчесе | |
Tөр |
Аыыл хуҗалыгы газетасы |
---|---|
| |
Нигезләнгән |
1927 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1932 |
Төп офис |
Исеме
үзгәртүИсеме үзгәрә: 1930 елның апреленә кадәр «Ялчы», 1931 нең гыйнварына кадәр «Авыл-урман хуҗалыгы эшчесе», 1931 нең 15 гыйнварыннан «Авыл хуҗалыгы эшчесе». 1932 дә «Колхоз газетасы» белән берләштерелә.
Штат
үзгәртүТөрле елларда мөхәррирләре: М. Мөхәммәтҗанов, И. Сәйфуллин, И. Хәлимов. Аеруча актив язышучылар: Г. Зарипов, В. Камалов, Х. Мөдәррисов, Х. Тугаев, Х. Хәйруллин.
Яктыртылган темалар
үзгәртү«Авыл хуҗалыгы эшчесе» газетасы битләрендә илдәге сәяси хәлләр яктыртыла, РСФСР Халык комиссарлары советы декретлары һәм карарлары басыла, хуҗалыкларны күмәкләштерүнең барышы, алдынгы колхоз-совхозларның тәҗрибәләре турында мәкаләләр дөнья күрә, авыл халкы арасында наданлыкны бетерү эшенә зур игътибар бирелә. Төп рубрикалары: «Безнең алдынгылар», «Наданлык белән көрәш», «Советлар Союзында», «Чит ил яңалыклары», «ВКП(б) тарихыннан».
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.