Аве Алавайну (эст. Ave Alavainu; 4 октябрь 1942, Тарту) - Эстония шагыйрәсе һәм язучы.

Аве Алавайну
Туган телдә исем Аве Алавайну
Туган 4 октябрь 1942 ел
Эстония
Үлгән 3 апрель 2022(2022-04-03)[1] (79 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Эстония
Һөнәре язучы, поэтесса
Ата-ана
  • Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). (әти)
  • Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). (әни)

Биография үзгәртү

Аве Алавайну 1942 елның 4 октябрендә Тартада табиб гаиләсендә туа. Аңа 4 яшь чагында ук әти-әнисе аерылышалар һәм Аве Алавайна әнисе белән Таллинга күчеп китә. Ул анда 1954 елдан 1961 елга кадәр мәктәптә укый. 1962 елдан Таллы педагогия институтында Эстония филологиясен өйрәнә. 1964 елдан 1967 елга кадәр Тарту университетында укуын дәвам итә, ләкин өченче курстан укуын ташлый. Ул актерлык осталыгына «Ванемуйне» театр студиясенә укырга керә һәм 1968 елда аны тәмамлый. Шуннан соң ул, нигездә, төрле газета-журналларда журналист булып эшли, ә соңрак ире Ваапо Вахер белән Хийумаа утравында күчеп китә. Ире белән газета редакциясендә эшләгән вакытта таныша. 1976 елдан педагогик эшкә тотына. 1981-1985 елларда Пионерлар йорты директоры була. Ул чорда ул мәктәп театрына нигез сала һәм аны 1995 елга кадәр җитәкли. 1997 елдан бирле «Ave Vita»коммерцияле булмаган оешмасын җитәкли. 1987 елдан Аве Алавайну Эстония Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Кердла шәһәрендә Хийума утравында яши.

Иҗаты үзгәртү

Алавайну 1966 елда матбугатта үзенең шигырьләрен бастыра. 1973 елда аның беренче китабы чыга. Тәнкыйтьчеләр анда өлешчә «традицион мәхәббәт лирикасы» күрәләр, ләкин шул ук вакытта анда «эротик тәҗрибә» һәм «эротик хис» гыйбарәләрен берничә тапкыр табуларын ассызыклыйлар. Бер тәнкыйтьче шагыйрәнең иҗатын хәтта үзара әхлаксызлык аркасында юкка чыгарылган Ральф Ронд белән чагыштыра. Аннан соң шигырь җыентыклары мәхәббәт лирикасы өчен уңай бәяләнә, гәрчә тәнкыйть сүзләре яңгыраса да. Аве Алавайнуның иҗатында Яан Изотамм белән охшаш мисаллар бар. Үзенең "Кем безнең арада Наполеон?" (1987) эпистоляр романы белән ул үзен прозаик буларак күрсәтә. Әсәрдә гендер аермалары җентекләп карала. Ул шулай ук «психологик роман» буларак классификацияләнә. Тәнкыйтьчеләр анда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы аермага басым ясавын, шулай ук «де-эмансипацион» тенденцияләрне күрәләр. Аве Алавайну шулай ук балалар әдәбияты авторы буларак билгеле.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 79-aastaselt suri luuletaja Ave Alavainu