Август Вилһелм Пруссияле (1887—1949)

Август Вилһелм Пруссияле, Август Вилһелм Генрих Гүнтер Виктор Пруссияле (алман. August Wilhelm Heinrich Günther Viktor von Preußen) — Һоэнцоллерннар династиясеннән Пруссия һәм Алмания принцы, СА обергруппенфүреры (9 ноябрь 1939).

Август Вилһелм Пруссияле
Туган телдә исем алман. August Wilhelm Heinrich Günther Viktor von Preußen
Туган 29 гыйнвар 1887(1887-01-29)[1][2][3]
Потсдам, Пруссия кыйраллыгы[d], Алман империясе[4]
Үлгән 25 март 1949(1949-03-25)[1][2][3] (62 яшь)
Штутгарт, Алмания[4]
Күмү урыны Лангенбург
Ватандашлыгы
Әлма-матер Страсбур үнивирситите[d] һәм Бонн университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасе[5]
Җефет Александра, принцесса Шлезвиг-Гольштейн-Зондербург-Глюксбургская[d]
Балалар Александр Фердинанд Прусский[d]
Ата-ана
Кардәшләр Виктория Луиза Прусская[d], Адальберт Фердинанд Прусский[d], Вильгельм Прусский[d], Иоахим Прусский[d], Оскар, принц Прусский[d] һәм Эйтель Фридрих Прусский[d]
Хәрби дәрәҗә обергруппенфүрер[d]

 Август Вилһелм Пруссияле Викиҗыентыкта

Яшь еллары үзгәртү

Август Вилһелм Потсдамда туган, ул вакытта Алманиядә аның карт бабасы Вилһелм I идарә иткән. Ул булачак Алмания императоры Вильгельм II һәм аның беренче хатыны Августа Викториянең дүртенче улы булган. Гаиләдә принцны «Ауви» дип йөрткәннәр. Август Вилһелм, барлык Прусия принцлары кебек үк, Плөндә белем алган.

1905 елда офицерга имтихан тапшырган, июнь аеннан 1-нче гвардия пехота полкында хәрби хезмәттә торган. 1906—1908 елларда Бонн, Страсбург һәм Берлин университетларында курслар тыңлаган, аннары төрле югары хөкүмәт учреждениеләрендә стажировка үткән. 1907 елда политология докторы фәнни дәрәҗәсен алган.

Беренче бөтендөнья сугышы үзгәртү

Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, 2-нче армия штабы офицеры, аннары 7-нче армия, Македония һәм Россиядәге (Белосток) армияләр төркеме инспекторы. 1918 елның октябрендә полковник чинында отставкага җибәрелгән.

Сугышлар арасындагы еллар үзгәртү

Монархия җимерелгәннән соң Алманиядә кала, «Ф. В. Краузе» банкында эшләгән, Шарлоттенбургта сәнгать академиясендә рәсем сәнгате буенча белем алган. 1927 елдан — «Тимер шлем» әгъзасы, 1929 елда аның җитәкчелеге белән фикер каршылыклары аркасында оешма составынан чыккан.

Нацистлар белән элемтә үзгәртү

1929 елның көзендә НСДАП белән хезмәттәшлек итә башлаган, ә 1930 елның мартында партиягә кергән. Нацистларның сайлау алды кампанияләрендә актив катнашкан, 1931 елда Көнигсбергта митинг вакытында полиция тарафыннан кулга алынган. Август Вилһелм исеме нацист пропагандасы тарафыннан НСДАП ягына халыкның монархияле катламнарын җәлеп итү өчен киң кулланыла. 1931 елда СА кергән һәм штандартенфүрер чинын алган. 1932 елдан — Пруссия ландтагы депутаты. 1933 елның мартында Потсдамнан Рейхстагка сайланган; 1933 елның 23 июленнән — Пруссия дәүләт киңәшчесе.

НСДАП хакимияткә килгәч, зур сәяси роль уйнамаган, әмма нацизм тарафдары булып калган.

1945 елның маенда америкалылар тарафыннан кулга алынган һәм өч елга төрмәгә хөкем ителгән.

Азат ителгәннән соң ук Август Вилһелмга каршы яңа эш кузгатылган. Потсдамда, совет оккупация зонасында, суд аңа кулга алу ордеры биргән. Әмма шуннан соң Вильгельм җитди авырый һәм 62 яшендә Штутгарт хастаханәсендә вафат булган. Лангенбургта кенәзләр зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү