Аванс
Аванс (фр. avance – вакытыннан алда) – җибәреләчәк товарлар, башкарылачак эш һәм күрсәтеләчәк хезмәт өчен өлешчә яки алдан түләп кую. Авансның киң кулланыла торган формасы - эшче-хезмәткәрләргә тиешле хезмәт хакының бер өлешен алдан бирү; командировкагага бәйле чыгымнар исәбенә алдан мәгълүм суммада акча бирү.