Абастумани
Абастума́ни (гөрҗ. აბასთუმანი) — шәһәр тибындагы касаба, Гөрҗистанның тау климаты шифаханәсе, Адиген муниципалитеты җирендә урнашкан. Халкы — 937 кеше (2014).
Абастумани | |
гөрҗ. აბასთუმანი | |
Рәсми исем | აბასთუმანი |
---|---|
Рәсми тел | гөрҗи теле |
Дәүләт | Гөрҗистан |
Административ-территориаль берәмлек | Адигени муниципалитеты[d] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Месхетский хребет[d] |
Халык саны | 937 (2014)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 1340 ± 1 метр |
Мәйдан | 19,54 км² |
Почта индексы | 0301[2] |
Җирле телефон коды | 366[3] |
Абастумани Викиҗыентыкта |
Географиясе
үзгәртүАбастумани Месхет сыртының көньяк битләвендә, Оцхе (иске Абастуман) елга тарлавыгында, 1250-1450 м биеклектә, Ахалцих тимер юл станциясеннән 28 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан[4], 78 км көньяк-көнбатыштарак - Боржоми тимер юл станциясе[5].
Курорт
үзгәртүБастула саф тау һавасы, ул уртача коры, көчле җил юк. Тау битләүләрендә — ылыслы урманнар (нарат, ак һәм кара чыршы). Җәй уртача җылы, августагы уртача температура 16 °C[6]. Кыш нык салкын түгел, кояшлы, кар бик күп яумый[4]; гыйнварда уртача − 6 °C. Явым-төшем 600 мм чамасы. Елына уртача 167 кояшлы көн.
Шушындый уңай шартлар Абастуманины ел әйләнәсенә файдаланырга мөмкинлек бирә. Туберкулёз, буын, нерв системасы, гинекология авыруларын һәм башка чирләрне дәвалыйлар.
Тарихыннан
үзгәртүДәваханага нигез XIX гасырда салынган һәм Аббас-Туман (Аббас-Төмән) дип аталган. Аның барлыкка килүе Кавказлы хәрби округы хәрби-медицина инспекторы доктор А. А. Ремер исеме белән бәйле.
1892 елда Аббас-Туман касабасында Русиядә тәүге тау астрономия обсерваториясе оештырылган.
1899 елның 28 июнендә 28 яшьлек патша улы Георгий Александрович сырт аша Абастуманига мотоциклда китеп барганда егылып һәлак була [7]).
XX гасыр башында Богатырский, Змеиный һәм Противоположный дигән өч шифалы чыганак була.
Совет чорында шифахана (1925 ел, архитектор И. А. Иванов-Шиц), туберкулез хастаханәсе, поликлиника, ванналар бинасы төзелә. Дәвалау ел әйләнәсенә бара.
1932 елда Абастуманида Астрофизик обсерватория ачыла.
Истәлекле урыннары
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.geostat.ge/index.php?action=page&p_id=2152&lang=geo
- ↑ http://georgianpost.ge/?site-lang=ka&site-path=help%2Fzipcodes%2F&group=3
- ↑ http://silknet.com/?module=popup_content&language=ge&product_id=8&type_id=20&attr=city_indexes
- ↑ 4,0 4,1 Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 1. А — Ангоб. 1969. 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл.
- ↑ 5,0 5,1 Большая советская энциклопедия. Гл. ред. С. И. Вавилов, 2-е изд. Т. 1. Т. 1. А — Актуализм. 1949. 640 стр., илл.; 53 л. илл. и карт.
- ↑ Абастумани // .
- ↑ Правительственный вестник. — 3 июля 1899. — № 142. — С. 1.
- ↑ С 1 ноября 1893 года по 1 апреля 1895 года Георгию в Абастумане читал курс всеобщей истории в связи с русской историей профессор Василий Ключевский. — Нечкина М. В. Василий Осипович Ключевский. История жизни и творчества. — М., 1974. — С. 325, 330.
Сылтамалар
үзгәртү- [ Абастумани] — ЗСЭ
- Архитектурная история Бастан 2016 елның 8 март көнендә архивланган.