Иске йолалык

(İske yolalıq битеннән юнәлтелде)

Иске йолалык яки Борынгы православие, Иске тәртип православиесе1650-1660 елларда патриарх Никон һәм патша Алексей Михаил улы үткәргән чиркәү реформасын кабул итмәгән рус православие чиркәвенең дини оешмалар җыелмасы.

Иске йолалык
Нигезләнү датасы 1666
Сурәт
Әһәмиятле кеше Аввакум Петров
Христианский литургический обряд славянская литургия[d]
Чыгыш иле  Рус дәүләте
Моңа каршы Рус православ чиркәве
 Иске йолалык Викиҗыентыкта
Гайсә Мәсих борынгы иконасы, VI гасыр (Синай), иске йолалыклылар икебармаклык йоласының бер дәлиле
Казан иске йолалык Покрау чиркәве

Никон үткәргән чиркәү реформасы рус Чиркәве, юнан Чиркәве, ә беренче чиратта Константинополь Чиркәве дини тартибен бердәйләштерү максатыннан ясалган булган.

Дини реформа рус Чиркәвен аера. 1905 елның 17 апреленә кадәр Россия империясендә иске йолалык тарафдарлары "таркатучылар" (раскольниклар) дип йөртелә.

1971 елда Мәскәү патриархаты үз карашын иске йолалык тарафдарларына карата йомшарта һәм аларга каршы ләгънәтләрне (анафемалар) юкка чыгара.

Ләгънәтләрне юкка чыгару Рус Православие Чиркәве һәм Иске Йолалык Православие Чиркәве арасындагы евхаристик аралашуны торгызмаган. Иске йолалык тарафдарлары тик үзен тулы мәгънәдәге православилеләр булып саныйлар, ә Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвенә "читләтеп чиркәү" буларак карыйлар.

Иске йолалык бер агымы - попчычар (поповцы) Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвен "икенче дәрәҗәдәге еретик" дип саный, попсызчылар (безпоповцы) Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвен "беренче дәрәҗәдәге еретик" дип саный (иске йолалыкка керү өчен яңадан чукындыру кирәк).

Россиянең иң зур иске йолалык берләшмәсе - Рус православие иске йолалык чиркәве, ул попчылар агымына карый.

Төп агымнар

үзгәртү
  • Попчылар
  • Попсызчылар
  • Диндәшлеклеләр

Казан шәһәрендә Иске йолалык төп чиркәве - 1909 елда ачылган Казан Покрау чиркәве, аның гамәлдәге епискобы — Евфимий (Дубинов).

1682 елда Никон яклы епископлар Мәскәү Җыенынан соң иске йолалык тарафдарлары эзәрлекләнә башлый, аларга каршы төрле бастыру чаралары, җәзалау ысуллары да кулланыла.

Күп иске йолалыклылар Себергә, Төньяк Россиягә (Соловки) качарга мәҗбүр була, күп кеше үтерелә, Никон яклы тарафдарларына бирешмәс өчен үз-үзен яндыра, ләкин чигенми.

Борынгы православие тарафдарлыннан күп күренекле шәхесләр, аеруча күп сәүдәгәрләр чыкканнар:

Моны да карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү