Илдар Әхмәдиев

(İldar Äxmädiev битеннән юнәлтелде)

Илдар Каюм улы Әхмәдиев - татар рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Илдар Әхмәдиев
Туган телдә исем Илдар Каюм улы Әхмәдиев
Туган 22 май 1935(1935-05-22)
Казан
Үлгән 14 гыйнвар 2011(2011-01-14) (75 яшь)
Казан
Яшәгән урын Кара диңгез урамы[d][1]
Милләт татар
Һөнәре рәссам, сәнгать эшлеклесе

Илдар Әхмәдиев 1935 елның 22 маенда Казанда туган. Казан сәнгать училещесын тәмамлый, аннары соң армиягә китә. Тын океан флотында хезмәт итеп кайткач, «Азат хатын» журналында рәссам, китап нәшриятында сәнгать мөхәррире була, РСФСР Сәнгать фондының татар бүлегендә эшли. 1971 елда Рәссамнар берлегенә кабул ителә, ә 1980 елда берлекнең идарә әгъзасы булып сайлана.

Илдар Әхмәдиевнең Тукайга багышланган картинасы оригиналь һәм шагыйрәнә эшләнгән: Тукай шигъриятендәге күп төрле мотивлар арасыннан ул татар хатын-кызының авыр язмышы темасын сайлаган.

Илдар Әхмәдиев 2011 елның 14 гыйнварында Казанда вафат була.[2]

Чыганак үзгәртү

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.