Әл-Әләмәйн янындагы беренче бәрелеш

(Äl Ğälämäyn yanındağı berençe bäreleş битеннән юнәлтелде)

Әл-Әләмәйн янындагы беренче бәрелеш1942 елның 1-27 июлендә бер яктан Эрвин Роммель җитәкчелегендәге Күчәр (Өченче рейх һәм Италия) көчләре һәм икенче яктан Клод Окинлек җитәкчелегендәге Беректәшләр (Бөекбритания, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Африка Берлеге, Британ Һиндстаны) көчләре арасындагы бәрелеш.

Әл-Әләмәйн янындагы беренче бәрелеш
Төп низаг: Икенче Бөтендөнья сугышы

Британ гаскәриләре Әл-Әләмәйнне яклый
Дата

1-17 июль, 1942

Урын

Әл-Әләмәйн, Мисыр

Нәтиҗә

Тактик тигезлек, ләкин беректәшләрнең стратегик җиңүе

Көндәшләр
Бөекбритания, Британ империясе, Австралия Өченче рейх, Италия
Сәргаскәрләр
Клод Окинлек, Эрик Дорман-Смит Эрвин Роммель, Энеа Наварини
Яклар көчләре
150 000 кеше
  • 1114 танк
  • 1000+ туп
  • 1500+ очкыч
96 000 кеше
  • 585 танк
  • ~500 очкыч
Югалтулар
18 700 кеше һәлак һәм яраланган 17 000 кеше һәлак һәм яраланган
Эрвин Роммель Әл-Әләмәйн янында әмер бирә, 1942
Бәрелеш харитасы

Бәрелеш нәтиҗәсендә Әл-Әләмәйн (Әл Галәмәйн, العلمين‎) шәһәре янында (Искәндәриядән 106 чакрымда урнашкан) Беректәшләр көчләре Күчәр көчләренең Мисырга каршы икенче (һәм соңгы) һөҗүмен туктата ала.

Тарих үзгәртү

1942 елның июнендә Британия 8-нче гаскәре Газала янында җиңелә һәм Мәрсә Матрух шәһәренә чигенә башлый. Британ гаскәренең башлыгы Нил Ричи урынына Клод Окинлек итеп билгеләнә.

Клод Окинлек Мәрсә Матрухтан Әл-Әләмәйнгә чигенергә карар итә. Чигенү барышында 10-нчы Британ корпусы күп гаскәри югалта.

Бәрелеш үзгәртү

1 июльдә Эрвин Роммель җитәкләгән 55 танклы, 8 меңле алман-итальян корпусы Окинлек җитәкләгән 8-нче гаскәргә һөҗүм итә.

9-нчы җиңел алман төмәне Британ интенсив уты белән туктала, көчсезләндерелгән алман 15-нче һәм 21-нче танк төмәннәре 18 танк югалтып чигенергә мәҗбүр була.

Киләсе иртән Роммель үзәккә һөҗүм итә, Окинлек каршы һөҗүм итәргә уңышсыз тырыша, ләкин алманнарны бераз кысрыклап чыгара. Шул һөҗүмдә Роммель 12 танк югалтып 119 Британ танкына каршы нибары 26 танк белән кала.

Көчләрнең тиңсезлегенә карамастан Роммель үз мобиль берләшмәләрен Британ һөҗүменнән чыгара ала һәм бөтен сугыш хәрәкәтләре туктала.

Шулай итеп, Роммель Каһирә шәһәрен яулап ала алмый, ләкин Британ көчләре күп гаскәри югалта.

Нәтиҗә үзгәртү

Бәрелеш пат хәленә китерә. Беректәшләр Александриягә һөҗүм иткән Роммель көчләрен туктата ала, ләкин Британ 8-нче гаскәре 13 000 кеше югалта, 7000 дошманны әсирлеккә ала.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү