Әкрам Вәлиев

(Äkram Väliev битеннән юнәлтелде)
Әкрам Вәлиев
Туган 17 апрель 1924(1924-04-17)
Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 10 август 1975(1975-08-10) (51 яшь)
Татарстан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Азнакай районы
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Вәлиев Әкрам Искәндәр улы 1924 елның 18 апрелендә Илбәк авылында туа. 1934-1935 елларда Уфа балалар йортында тәрбияләнә. 7 сыйныфны тәмамлый, аннары Себергә күчеп китә.

1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы Бүрәт-Монгол АССР приискында клуб мөдире булып эшли. 1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 341 нче укчы полкта бүлекчә командиры (10-нчы гвардияче армиянең 119-нчы гвардияче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Смоленск операциясендә (1943), Ленинград блокадасын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша. 1944 елның 4 августында Айвиексте елгасын (Латвия ССР) кичкәндә батырлык күрсәтә. 1946 елдан туган авылында колхозда эшли.

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.

Хәтер үзгәртү

Туган авылында һәм Азнакай шәһәренең Геройлар Аллеясында аның бюстлары куелган. Туган авылында да, Азнакай шәһәрендә дә аның хөрмәтенә аталган урамнар бар[1]. 2014 елда Илбәктәге һәйкәл тулысынча район, авыл җитәкчелеге ярдәме белән яңартыла[2]. Шулай уҡ Улан-Удэның Җиңү проспектында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Бурятия сугышчылары истәлегенә куелган Мемориалда Әкрам Искәндәр улы Вәлиев портреты урын алачак[3]

Әдәбият үзгәртү

  • Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. Казань, 1963;
  • Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.

Сылтамалар үзгәртү

  1. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок ВАЛЕЕВ АКРАМ ИСКАНДЕРОВИЧ (1924-1975) ГЕРОЙ СОВЕТСКОГО СОЮЗА не указан текст
  2. В селе Ильбяково прошел вечер, посвященный герою Советского Союза Акраму Валиеву
  3. МЕМОРИАЛ ВОИНАМ БУРЯТИИ, archived from the original on 2020-10-21, retrieved 2019-06-19