Авыл хуҗалыгы эшчесе (газета)

(«Ялчы» газетасы битеннән юнәлтелде)

«Авы́л хуҗалыгы́ эшчесе» - авыл хуҗалыгы газетасы. Игенчелек совхозлары эшчеләре берлеге, терлекчелек совхозлары эшчеләре берлеге, МТС хезмәткәрләре берлегенең Татарстан комитеты органы. 1927 елның 1 ноябреннән 1932нең 18 октябренә кадәр Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Авыл хуҗалыгы эшчесе
Tөр

Аыыл хуҗалыгы газетасы


Нигезләнгән

1927

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1932

Төп офис

Казан

Исеме үзгәрә: 1930 елның апреленә кадәр «Ялчы», 1931 нең гыйнварына кадәр «Авыл-урман хуҗалыгы эшчесе», 1931 нең 15 гыйнварыннан «Авыл хуҗалыгы эшчесе». 1932 дә «Колхоз газеты» белән берләштерелә.

Төрле елларда мөхәррирләре: М. Мөхәммәтҗанов, И. Сәйфуллин, И. Хәлимов. Аеруча актив язышучылар: Г. Зарипов, В. Камалов, Х. Мөдәррисов, Х. Тугаев, Х. Хәйруллин.

«Авыл хуҗалыгы эшчесе» газетасы битләрендә илдәге сәяси хәлләр яктыртыла, РСФСР Халык комиссарлары советы декретлары һәм карарлары басыла, хуҗалыкларны күмәкләштерүнең барышы, алдынгы колхоз-совхозларның тәҗрибәләре турында мәкаләләр дөнья күрә, авыл халкы арасында наданлыкны бетерү эшенә зур игътибар бирелә. Төп рубрикалары: «Безнең алдынгылар», «Наданлык белән көрәш», «Советлар Союзында», «Чит ил яңалыклары», «ВКП(б) тарихыннан».

Чыганаклар үзгәртү

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.