«Татарстан» гәҗите мөхәрририяте бинасы (Казан)

«Татарстан» гәҗите мөхәрририяте бинасы — Казанның Бауман урамында, 1866 елда Казан сәүдәгәре Павел Щербаков өчен архитектор Павел Аникин (1827-1891) тарафыннан төзелгән бина. 1923 елда биредә булачак Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил эшли.

«Татарстан» гәҗите мөхәрририяте бинасы
Карта
Төр бина[d]
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°47'36.550"тн, 49°6'35.190"кнч
Ачылган 1866

Тарихы үзгәртү

1922 елның көзендә Муса Җәлил Оренбург шәһәренән Казанга - татар мәдәниятенең үзәгенә килә. Башта ул «Татарстан» гәҗите мөхәрририятендә (1918-1920 елларда - "Эш", 1920-22 - "Татарстан хәбәрләре" ("Известия Татарстана"), 1922-24 - "Татарстан", 1924-51 - "Кызыл Татарстан" ("Красный Татарстан"), 1951-60 - "Совет Татарстаны" ("Советский Татарстан"), 1960-92 "Социалистик Татарстан" ("Социалистический Татарстан") исемнәре белән чыга[1]) эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Гәҗит-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла[2]. Әммә шагыйрның «Барабыз» исемле беренче китабы 1925 елда гына чыга. Бу жиентыкка уның редаксиядә эшләгән елларда ижат ителгән әсәрләре дә керүе бик мөмкин. Бүген бу бина Казан шәһәренең мәдәни мирасы объектлары исемлегенә керә һәм "1923 елда Муса Җәлил эшләгән «Татарстан» гәҗите мөхәрририяте бинасы" дип атала. «Татарстан» гәҗите бүген "Ватаным Татарстан" булып нәшер ителә[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • СПИСОК ОБЪЕКТОВ КУЛЬТУРНОГО НАСЛЕДИЯ г.Казани (на 01.03.2019г.)